Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәле районы Иске Ишледә Авыл бәйрәме узды

    Дөнья ямен тоеп яшәргә,                      Туган ягы кирәк кешегә... Өзелмәсен кайтыр юлларым,                                                                      Гүзәл авыл – Иске Ишлегә.         

     Әлеге сүзләр Иске Ишле авылына багышланган җырдан. Аның сүзләрен райондашыбыз, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Иршат Закиров язган, көен Айрат Айнуллов  иҗат иткән. Иске Ишледә «Авыл бәйрәме»н шушы җыр белән башлап җибәрделәр.

    Бүгенге көндә 224  кеше яши торган  Иске Ишле авылында, 13 июльдә, узган бәйрәмгә яшәүчеләр саныннан 6-7 тапкырга артыграк кунак кайткан иде.

    Иске Ишле авылында “Авыл бәйрәме”н үткәрү башлангычы белән  шушы авылда туып-үскән Барис Аппау улы Гафуров чыга. Аның әлеге фикерен авылның уңган-булган ир-егетләре: Ринат Мирбат улы Аббазов, 1998-2007 еллларда районны җитәкләгән Җәүдәт Аппау улы Гафуров, Рәфәгать Җәүдәт улы Алиуллов,  Ильмир Мәхмүтов, Тәүфик Мөстәкимов  һәм башкалар күтәреп алалар һәм иганәчелек ярдәме дә күрсәтәләр. «Авыл бәйрәме» дә алар һәм башка күп кенә игелекле кешеләр тарафыннан чалынган корбан мәҗлесе, дини укулар белән башланып китте. Дини мәҗлес  тирә-яктан имамнар, дин әһелләре,  Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинның катнашуында узды. Җәмгысе 12ләп корбан чалынган, мул ризыклы табыннар артына да бик күп мөселман кардәшләребез җыелган иде.

    Дини бәйрәм авыл мәчетенең 25 еллыгына да багышланды. Азрак тарихын барласак, мәчетне иске клуб бинасынннан күтәрмәкче  булалар. Әмма  Барис Гафуров: “Төзергә булгач, яңасын төзергә кирәк”, дип  чыгымнарны да  үз өстенә ала. Бүгенге көндә дә  мәчетнең көнкүреше, ремонт эшләренә ул иганәчелек итә.

    Дини чарага  Чувашиянең Урмай авылыннан “Мишәр” ансамбле килгән иде. Аның башкаруында дини җырлар, мөнәҗәтләр яңгырады. Ак яулыклы әбиләр, апалар-ханымнар, бабайлар, ир-атлар ил-көнгә тынычлык, авылга иминлек, бәрәкәт теләделәр.

    Көннең икенче яртысында авыл бәйрәме үзәк мәйданда дәвам итте. Район башлыгы Марат Гафаров  агымдагы җәй айларында һәр авылда шушындый чараларның гөрләп үтүе хакында сөйләде. Бәйрәмнәргә якташлар кайтуын, аларның  шушындый  очрашуларны зарыгып көтүләрен ассызыклады. Әлбәттә, авылны үз итеп яшәгәннәргә дә хөрмәтне, гореф-гадәтләрне, телне онытмаска кирәклекне ассызыклады.  Авыл бәйрәмнәрнең асылы да нәкъ шул икәнлекне билгеләде.

    Авылдан чыккан олуг шәхесләрне, туган җирләрен данлап та, шул ук вакытта иганә ярдәме күрсәтеп тә яшәүчеләрне район башлыгы Марат Гафаров, авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов  Рәхмәт Хатлары белән бүләкләде.

    Чарада  күңел ачулар, көрәш, төрле уеннар да үз урынын тапты. Бу көннең кунаклары, эстрада артистлары Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Иркә,  “Бәйрәм” ансамбле  үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.  Кичкә кадәр авыл халкы, сабакташлар, кайткан кунаклар күреште, рәхәтләнеп сөйләште һәм әлеге мөмкинлекне тудырган авылдашларына рәхмәтләрен юллады.

    КЫСКАЧА ТАРИХ

    Авыл тарихына килгәндә, Иске Ишле турында Казан ханлыгы чорында телгә алына. 1967 елда татар археологик экспедициясе тикшерүе вакытында монда болгар чорына караган каберлек табыла.  Бу каберлек авылдан 0,8 км көнбатыштарак урнашкан, аны Иске зират дип йөртәләр.

    Бу тирәләргә йомышлы татарлар килгәч, җирле халык үзләрен без “төрле” халык дип таныталар. Ягъни “Монда нинди кешеләр яши?”, дигәч, “төрле”, дип җавап кайтаралар. Аны “Ишле”-күп мәгънәсенә ишарә итеп, Иске Ишле дип йөртә башлаганнар.  Беренче оешкан колхоз биредә Сталин исемен йөрткән. Аннан ул “Алга” колхозы белән берләшеп, иң соңында “Маяк” дип атала  башлый. Аның җитәкчесе булып Зәкиулла Усманов эшли.  Бәйрәм чарасын оештыруда да Усмановлар гаиләсенең, уллары Маратның өлеше шактый.

    Авыл халкы игенчелек, кырчылык, терлек асрау белән шөгыльләнә. Әлеге тормыш рәвеше бүгенге көндә дә үз төсен саклап калган. Иске Ишледә күпләп сыер тотучылар, терлек  үстерүчеләр яши. Җирле халык элек-электән үзенең укымышлылыгы белән аерылып торган. Биредә мәктәп-мәдрәсәләр гөрләгән.  Авылда җил тегермәне дә булган. Иске Ишле халкы уен коралларында уйнавы, талантларга бай булуы белән дә үзенә җәлеп иткән.

    Авылда районыбызның иң өлкән кешесе Аделҗан абый Хуҗиев  яши. Аңа – 101 яшь, үз көнен үзе күреп, ялгызы тора.

    Бүген инде  авылны  тигез асфальт юллар бизи, республика программалары гамәлгә ашырыла, “Чиста су” программасы нигезендә барлык йортлар да сыйфатлы судан файдалана.

    Бер сүз белән әйткәндә, авыл үзенең яшәешен дәвам итә, чал тарихын барлый.

    ФОТОЛЕНТА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: