Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле "Мишәрләре" Мәскәүнең Кызыл мәйданында биеде

Коллектив "UenFest"традицион балалар уеннары республика конкурсының җиңүчесе булды.

Ольга Ефремова җитәкчелегендәге "Мишәрләр" балалар фольклор-этнография ансамбле Россия башкаласы Мәскәү шәһәрендә сәяхәттә.

Россиядә һәм Европада иң зур булган "Хыял утравы" аттракционнар паркына бару өчен Сертификат ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, коллектив "UenFest"традицион балалар уеннары республика конкурсының җиңүчесе булды.

 "Экстремаль аттракционнар, Америка таулары, 5D кинотеатры һәм башкалар - бу сәфәр кысаларындагы күңел ачуларның бер өлеше генә. Шулай ук "Мишәрләр" Кызыл мәйданда  булдылар, башкаланың истәлекле урыннарын карадылар, метрода йөрделәр. Барысы да онытылмас тәэсирләр алды, сәфәрне оештыручыларга зур рәхмәт",-дип билгеләп үтә җитәкче Ольга Ефремова.

Кызыл мәйданда  булганда "Мишәрләр"  конкурсларда һәм фестивальләрдә сәхнәләрне яулаган биюләрен дә биеп видеога төштеләр, хәтта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев