Туган Як
  • Рус Тат
  • Бүген район мәдәният йортында спектакль булачак

    1 май-Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан 30 апрельдә район мәдәният йортында хастаханә хезмәткәрләре Аяз Гыйләҗевның "Ефәк баулы былбыл кош" исемле спектален куячак.

    Спектакльнең режиссеры Ринат Кәлимуллин. Рольләрне башкаралар- табиб Илгизәр Хөснетдинов, медицина хезмәткәрләре Дамирә Габдрахманова, Фәридә Кәлимуллина, Резидә Мөдәрисова, Илсинә Хәлиуллова, Рәис Әхмәтов һәм мәдәният хезмәткәре Ринат Кәлимуллин. Музыка өлешен Галия Ахмедова, декорацияләрне, бутафор, реквизий һәм киемнәрне кую бүлеге хезмәткәре Рәйнә Бахитова һәм рәссамчы Ильмас Нәфиев әзерләгән. Башлана 19.00 сәгатьтә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: