Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Бар шундый ансамбль...

    Иске Шәйморза авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сөмбелә" фольклор ансамбле районда гына түгел, башка төбәкләрдә дә шөһрәт казана. Ә оешкан елларда аның, хәтта, исеме дә булмый.

    Оешу тарихы

    "Сөмбелә" башлап район мәдәният йортлары арасында ел саен үткәрелүче иҗат концертларында төп рольне башкаручы буларак оештырыла. Программа буенча, иҗат отчет концертларында гореф-гадәтләрне, милли йолаларны саклауга, барлауга юнәлдерелгән мәдәни номер таләп ителә. Шуңа да беренче эш итеп, бу өлкәдә сәләте булган үзешчәннәр туплана.

    -Максатыбыз-фольклор ансамблендә тупланган үзешчәннәр аша милли бәйрәмнәребезне, татарларның борынгыдан килгән яшәешен яшь буынга җиткерү иде. Шуңа да ансамбльгә беренче чиратта, боларны үз күзе белән күргән, үзенең көндәлек тормышы аша кичергән, бер сүз белән әйткәндә, милли байлыгыбызны тәҗрибәләрендә йөрткән өлкән яшьтәге абый-апалар чакырылды, Аның беренче җитәкчесе Гөләндәм апа Фәхретдинова иде,-ди Иске Шәйморза мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Фәридә Җаббарова.

    1990 елда оешкан "Сөмбелә"нең беренче тәүге адымнары җыр-моң яраткан Фидаия Абдракипова, Рушания Аббазова, Рокыя Камалова, Фәүзия Усманова, Гөләндәм Фәхретдинованың чыгышлары белән дан казана. Гөләндәм апа Фәхретдинова исә шушы елдан бирле ансамбльнең тугры юлдашчысы. Аның белән бергә бүгенге көндә хатын-кызлардан Наилә Фаткуллина, Фәүзия Камалова, Кәүсәрия Җаббарова, Роза Абракипова, ир-атлардан Мәсхүт Басыров, Казыйхан Шәмшетдинов, Альберт Идрисов иң өлкән үзешчәннәрдән саналалар.

    Уңышлар, кичерешләр, ансамбльнең бүгенгесе...

    Бүгенге көндә ансамбльнең җитәкчесе- мәдәният тормышына 1976 елларда ук тормыш иптәше Тәлгать Җаббаров (мәдәният йорты директоры) белән килеп кергән, Фәридә Җәббарова. Аның кул астында даими рәвештә 18-20 авылның өлкән кешесе халыкка җырга-моңга булган осталыгын, сәләтен күрсәтә.

    Еллар үткән саен "Сөмбелә"нең дәвамчылары-коллектив-спутниклар хакында да уйлый башлыйлар. Бу уңайдан төрле фикерләр җиткерелә. Соңында исә дәвамчылар ике төркем -урта һәм яшь буын катламы белән тулылана. Әлеге төркемнәрдә, укытучылар һәм укучылар шөгыльләнә.

    Беренче зур чыгышыгызны хәтерлисезме, дигән соравыма каршы, Фәридә ханым Җаббарова:

    -Бик тә хәтердә. Ул "Түгәрәк уен" фестивале иде. Аннан икенче дәрәҗәдәге диплом алып кайттык. Аннан соң, күп тапкырлар күрше өлкәләргә бардык. ТНВ каналында күрсәтелүче "Аулак өйдә" катнаштык. Иң ерак баруыбыз Түбән Новгород булды. Анда да Бөтенроссия фестивалендә катнаштык. Монан тыш, Татарстанда яшәүче милләтләр дуслыгы чагылдырып эшләнгән дискта мишәрләрнең тормыш- көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдыручы да без булдык. Саный китсәң, чыгышларыбыз да, уңышларыбыз да шактый. Бу урында бару-кайту мөмкинлеген тудырган җитәкчеләргә һәм дә ерак юл-авыр юл дип тормаган өлкәннәребезгә рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

    Фәридә ханым бу урында ансамбльнең беренче чорда бик авырлык белән күтәрелүен дә искә алып үтте.

    -Ник дисәң, киемнәр юк, декарацияләр юк-барысына да зур чыгымнар кирәк. Авылыбыздан чыккан мәрхәмәтле кешеләрнең: Ингель Идрисов, Шамил Хафизов, Наил Алиев, Нәгыйм Азизов, Александр Никифоров һәм, әлбәттә инде, "Шәйморза хуҗалыгы җитәкчелегенең һәрдаим ярдәмен тоеп яшибез. Алар тырышлыгы белән киемнәр дә булдырылды, менә быел да әле яңа читекләр тектердек,-ди.

    Милли байлыкны саклап

    Сентябрь аенда "Сөмбелә" күрше Ульяновск өлкәсенең Кулаткы районында булып үткән Мишәр фестивалендә һәм янә Казан шәһрендә үткән "Түгәрәк уен" Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә чыгыш ясады һәм дипломнар алып кайтты.

    -"Түгәрәк уен" га бик теләп йөрибез. Ул бит бәйге сыман түгел, ә дустанә очрашу, бәйрәм кебек үтә. Күрешеп, башкаларны күреп кайтасың, аннан алган хис-кичерешләрдән барыбыз да канәгать калабыз. Кызганычка каршы, өлкәннәребезнең генә сафы елдан-ел сирәгәя бара. Алар исән чакта яшьләргә күбрәк милли байлыгыбызны җиткереп каласы иде,-ди ансамбльнең җитәкчесе.

    "Сөмбелә"нең милли байлыкны туплаган репертуары бик бай. Алар арасында "Боз озату", "Каз өмәсе", "Аулак өйләр", төрле бәйрәмнәр, сугыш елларында халкыбыз күргән михнәтләр чагылышы ята. Ә болар исә барысы да тарихыбыз, үткәнебез.

    "Үткәнен беләмәгәннең киләчәге юк", диләр. Ә "Сөмбелә"дәй ансамбльләребез, аның дәвамчылары яшәгәндә үткәнәбезнең, йолаларыбызының чагылышлары һичшиксез яшәячәгенә иманым камил.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: