Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Борынгы бабаларыбызның үз календаре булган

    Безнең, Идел-Урал-Себер төбәгендә 4 мең елдан да артыграк яшәп килүче төрки-татар халыкларының, бай, үзләренә генә хас булган милли үзенчәлекләре, традицияләре бар.Күп гасырлар буена мондагы кавем-кабиләләр бер-берләре белән дус һәм тату яшәгәннәр.Тормышларын үзара тыныч яшәү принципларына таянып алып барганнар.Татар милли дәверлеге дип атала торган борынгы календаребез моның ачык чагылышы. Борынгы бабаларыбызның...

    Безнең, Идел-Урал-Себер төбәгендә 4 мең елдан да артыграк яшәп килүче төрки-татар халыкларының, бай, үзләренә генә хас булган милли үзенчәлекләре, традицияләре бар.Күп гасырлар буена мондагы кавем-кабиләләр бер-берләре белән дус һәм тату яшәгәннәр.Тормышларын үзара тыныч яшәү принципларына таянып алып барганнар.Татар милли дәверлеге дип атала торган борынгы календаребез моның ачык чагылышы.

    Борынгы бабаларыбызның кулланылышындагы бу дәверлекнең гомере үз эчендә 4000 елны колачлап алган.Тарихи чыганакларга күрә, Идел-Урал-Себер төбәге төркиләре шәрыкъ мәдәнияте һәм шул исәптән ислам дине белән әле Мөхәммәд пәйгамбәр үзе исән чагында ук, һиҗрәттән җиденче - миладидән 629 елда ук танышып өлгерәләр.Әмма бу вакытта гарәпләр үзләре дә, Африка һәм Евразия халыклары да 5 мең ел дәвамында кулланылып килгән, борынгы Мисырның кояшка нисбәтләгән дәверлегеннән (календареннән) файдаланалар.

    Адәм балаларына календарь турында изге Коръәндә дә хәбәрләр бирелгән: Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан торган. Дүртесе сугыш хәрам булган айлар: ягъни Рәҗәб, Зүлкагъдә, Зүлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары. Ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз (авырлык китермәгез) диелә. (Тәүбә: 36)

    Борынгы Идел-Урал-Себер төбәкләре төркиләре борынгы заманда терлекчелек, игенчелек һәм башка төрле хуҗалык эшләрен башкару өчен еллар исәбен кояш хәрәкәтенә нисбәтләнгән дәверлек нигезендә алып барганнары билгеле.

    Безнең татарда һиҗрәттән 457, миләдидән 1079 гамәлдә булган дәверлектәге ай атамаларына аңлатмалар:

    Яңарыш аеның исеме төрки-татарда да, хәзерге гарәпнең ай календәрендәге 8нче ае - Шәүвәлдә дә берүк мәгънәне - ЯҢАРУны аңлаталар.Борынгыларыбыз бу ай башында Яңа ел башлануны бәйрәм иткәннәр. Бу айда уздырыла торган "Карга боткасы" Азак (Азов) буе төрки-болгар дәүләте таркалганнан соң Кубрат ханның дүрт улы дүрт тарафка бүленешеп, берләре Кырымга, икенчеләре Кавказга, өченчеләренең Идел-Кама-Урал төбәкләренә таралышып беткәннән соң бер-берләрен сагыну хисләрен басу өчен, яз көннәрендә кыр-яланнарга чыгып кошларны каршы алып, туганнарыннан изге хәбәр көткәннәр. Бу йола безнең халыкларда бүгенгә хәтле сакланып калган.

    Сабан ае- төрки-татарда язгы кыр эшләре башлануны, гарәптә дә Рамазан- язгы, кызу кыр эшләре барышын аңлата. Сабан аеның беренче көннәрендә - 21 апрельдән башлап, Идел- Урал-Себер төбәкләре төркиләре - татар-башкортлар Сабан туен, язгы кыр эшләре башлануны бәйрәм иткәннәр. Узган гасырның 1930 елларында бу йоланы большевиклар печән аенда үткәрелеп килә торган Җыен белән бергә куштырганнар.

    Черешмә ае - төрки-татарда да, Шәүвәл - гарәпләрдә дә язын үсемлекләрнең үсү чорын белдерә.Бу айның дәвамында йорт терлекләренең дә, кыргый киекләрнең дә ите ашарга яраксыз була.Чөнки кышын тупас һәм кипкән азык белән тукланган хайваннарның ите буш һәм арык була.Бу ай дәвамында мал-туар яңа черәшеп - бөреләнеп килүче үлән ашап тәнен җыя - яңарта башлый.

    Печән аеның башында Идел-Урал-Себер яклары төркиләре Биләр-Болгарда ирекле һәм рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә багышлап ел саен ҖЫЕН мәрасиме уздырганнар.1930 елларда большевиклар әлеге Җыен бәйрәмен "дини эчтәлекле" дип тыеп, аны апрель ахырындагы Сабан ае башында үтә торган Сабан туе белән алмаштыралар.Печән аеның 22-нче көнендә, (хәзерге дәверлектә 12 июльгә туры килә) хатын-кызлар чәчәк бәйрәме уздырганнар.Печән - Хәзийран - Зү әл-кагъдәти аенда терлек-туар кыр-җәйләүләрдә симертелә.Кыргый киекләр һәм йорт хайваннарының итен әле бу айда да ашамаганнар.

    Урак ае - Идел-Урал-Себер тарафларында өлгергән игенне урып-җыю эшләре башланган.Ә исламгача гарәпләрдә бу вакытта Мәккә шәһәрендәге ярминкәләр башланган.Җәен көтүлектә йөртеп симертелгән мал-туарның итен ашарга яраклы вакыт җитә.

    Ындыр ае - безнең төбәкнең төрки халыкларында, Урак аенда җыеп алган игенне ындыр табагында эшкәртү чоры.Татар-башкорт һәм себер төркиләренең яшүсмерләре һәм егетләре бу айда өмәгә йөреп, ындыр табагында көлтә сукканнар.

    Ә менә ауропалылардагы "Augustus" исемендәге, гарәпләрдәге "Мүхәррәм" дип аталучы айлар "изге" дигән мәгънәгә ияләр.

    Билек ае- хәрфиян би - бәк - хуҗа шикелле бай булуны белдерә торган атама.Гәрәптә дә бу исем "сафәр" "сары" көз мәгънәсенә ия. Билек аеның беренче яртысында, Идел - Урал - Себер төбәкләре халыклары уңыш бәйрәме ясыйлар. Бу айның икенче яртысында әлеге халыклар каз өмәләре үткәрәләр.

    1393 ЕЛ ЭЛЕК БИЛЕК АЕНЫҢ 7-НЧЕ КӨНЕНДӘ МӨХӘММӘД ПӘЙГАМБӘР МӨХӘММӘД (САЛЛӘ АЛЛАҺУ ГӘЛӘЙҺИ ВӘ СӘЛЛӘМ) МӘККӘДӘН МӘДИНӘГӘ КҮЧТЕ. БУ ВАКЫЙГАДАН СОҢ МӨСЕЛМАН ӨММӘТЕ ӨЧЕН ҺИҖРИ ДӘВЕР БАШЛАНДЫ

    БӨТЕНДӨНЬЯ МӨСЕЛМАННАР КӨНЕ -мөселман дөньясы өчен гаять тә әһәмиятле булган бу вакыйганы һәр елны да Билек аеның 7-нче көнендә билгеләп үткән.

    Каракөз аеның исеме үк көз фасылының уртасы, халыкта "ни арба, ни чана" вакыты булуын әйтеп тора.Гарәптә исә Рабигү л-әүвәл борынгырак чорда яз фасылын белдерә торган атама булса, 7-нче гасырдан соң көз вакытын күрсәтә торган исемгә әйләндерелә.

    Керәү - Идел-Урал-Себер төбәкләрендә бу атама көздән кышка керү вакытын үтә дә төгәл күрсәтә.Гадәттә бу айда мал-туарны кышлык ит мәүҗүдәсе (запасы) булдыру өчен сугымга тота башлыйлар.Гарәптә көзнең икенче - соңгы ае булуын белдерә.

    Кырлач - безнең якта кышкы беренче иң салкын айдан саналса, гарәптә "җәмәдә" - "кышкы кыраулар" дигән мәгънәне генә белдерә.

    Акман - Идел-Урал-Себер аланында кышның уртасы, бөтен җирнең дә ап-пак кар белән күмелгән мәле.

    Бушай - безнең якларда йорт мал-туарының артым китерә торган чоры. Кешеләрнең язгы кыр эшләре алдыннан бушап торган вакыты. Гарәптә исә Рәҗәб изге айлардан булып, аларда да бу айда һәртөрле эшләрдән һәм һәртөрле күченеп йөрүләрдән тыелып тора торган ай.

    Әлеге календарь дөньяда билгеле булган барлык ел исәпләвечләренә карата да иң төгәлләрдән булып, язын көннең төн белән тигезләшүенә нисбәтләнгән. Бу дәверлек исә, Азиянең барлык ислами дәүләтләрендә дә, шул исәптән Идел-Урал-Себер төркиләре тарафыннан да раслана һәм 1079 елда кулланылышка да кертелә. 0-нче ел итеп Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәтенең вакыйгасы кабул ителә.

    Кояш хәрәкәтенә нисбәтләнгән бу дәверлекне куллана башлаганда борынгы бабаларыбыз Мөхәммәд пәйгамбәрнең һиҗрәтеннән ЯҢА 457 ЕЛНЫ ЯҢАРЫШ АЕНЫҢ БЕРЕНЧЕ КӨНЕНДӘ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: