Туган Як
  • Рус Тат
  • Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле авылларга чыга

    Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 2014 ел дәвамында республика авылларында максатчан программа буенча төзелгән Мәдәният йортларында концертлар белән йөриячәк. Әлеге иҗади марафон 2014 ел-Мәдәният елы кысаларында башкарыла.

    "Казан кызлары биюе", "Ай, былбылым", "Чабата", "Ярмәк вагы", "Джигитовка", "Авыл көйләре" һ.б. номерлар башкарылачак. Шулай ук муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр өчен коллективның әйдәп баручы артистлары белән иҗади очрашулар уздыру, балалар һәм яшьләр өчен вокал, хореография, бизәнү, толым ясау буенча осталык дәресләре үткәрү планлаштырыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: