Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Зур имтихан алдыннан

Республика өлкәннәре арасында оештырылган "Балкыш" иҗат конкурсының җаваплы этабы башланды. 22 август көнне ул зоналарда үтәчәк һәм анда җиңүчеләр мәркәзебез Казан шәһәре сәхнәсендә ярышачаклар.

Моннан күп еллар элек тамашачыларның ихтирамын яулаган һәм көчле алкышлар астында кабат сәхнәгә чыккан җырчыларыбызны янә халык алдында күрү күңелдә рәхәтлек тудыра. Людмила Сердцева, Венера Фәхретдинова, Җәүдәт Алимов, Әлфия Яхиева, Фәсахәт Хөсәенова, Ринат Низамов һәм баянчы Рифкать Фәхретдинов кебек җырга-моңга талантлы якташларыбызның исемнәрен телгә алуга ук, еракта калган яшьлек еллары хәтердә яңара. Малай чактан ук аларның саф чишмә суыдай ихласлы, моңлы җырларын еш ишетергә туры килде. Күп еллар үтеп тә алар үзләренең Ходайдан бирелгән шушы талантларын саклый белгәннәр һәм менә янә сәхнә түрендә.

Буада үтәчәк зона ярышларына барыр алдыннан алар район мәдәният йорты сәхнәсендә тагын бер кат имтихан тоттылар. Жюри рәисе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Энҗия Шәрәфетдинова конкурска барырга тиешле барлык үзешчән- сәнгать осталарының чыгышын югары бәяләде. Залда утыручы тамашачылар да Иске Шәйморза авылының "Сөмбелә" исемле вокаль-этнографик ансамбле, Мөнир Насретдинов һәм Рәшит Багаутдинов башкарган халкыбызның шаян "Чабата" биюен, Рафаил Сираҗи һәм Гөләндәм Фәхретдинованың үзләре иҗат иткән шигырьләрен һәм Михаил Киргизовның "Яблочко" биюен бик җылы кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният