Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Иске Кәкерледә иҗат отчёт концерты узды

Авылларда иҗат отчёт концертларының гөрләгән вакыты. Аның чираттагысы Иске Кәкерле авылы мәдәният йортында узды.

Кичке якта мәдәният йортына килүче авыл халкын фойеда Азат Галлямов җитәкләгән түгәрәк осталарының агачтан эшләнгән әйберләреннән күргәзмә каршы алды. Алар арасында авыл кешесенең көнкүрешен чагылдыручы бар әйбер дә бар. Килгән кунакларны авылдашыбыз эшмәкәр Альфат Җәлалов пекарнясында пешкән ипи белән каршы алдылар.

Концерт өч сәгать дәвам итсә дә, беркем дә аннан ялыгып кайтып китмәде. Киресенчә, һәммә кешенең йөзендә елмаю, канәгатьлек хисе, ял итү чагыла иде.

Сәхнәгә авылның олысы, кечесе-бар да чыкты. Балалар фольклор төркеме Аулак өй күренешен сәхнәләштерсә, "Ләйсән" төркеме Кич утыруны тәкъдим итте. Гомумән, искекәкерлеләр талантлы, җырга-моңга бай халык.

Мәдәният йорты мөдире Рөстәм Фаткуллин җитәкчелегендә залда утыручылар таралып баручы колхозның шаһиты булдылар. Концерт номерлары, КВН, бию, гармунчылар төркемнәренең чыгышларына бик бай булды. Аерым җырчылар Зөлфия Миңнебаева, Сәрия Исхакова, Наиль Исхаков, Марат Аббазов, Зәлия Каримова, Фәнзия Алиева, Илдар Хөсәенов һәм башкалар тамашачыларга халкыбызның матур җырларын башкардылар. Гүзәлия Вәлиева исә авылның матурлыгын, даһилыгын чагылдырган авылдашыбыз Рөстәм Сабитов иҗат иткән шигьри юлларны бәян итте.

Авылыбызның яшьләре 27 мартта Рузиля Исхакова, Ранис Алиев, "Кәкерле яшьләре" төркеме Буада узачак "Совездие"-"Йолдызлык" фестиваленең зонаара турында катнашачаклар. Аларга уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иҗатотчет концертлары