Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Һәр заманның үз кумирлары

Яшьлек еллары 1970-1980 елларга туры килгәннәрне, чын мәгънәсендә җыр-моңга гашыйк буын дияргә тулы җирлек бар. Һәрхәлдә, хәтерләсәгез, бу чор районда вокаль-инструменталь ансамбльләр оешу еллары иде...

Әйе, нәкъ Һади Такташтагыча, һәр заманның.үз чире... Ә бу очракта үз шөгыле дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Бу елларда оешкан вокаль инструменталь ансамбльләр аша яшьләр җәмгыятьтә үзләрен күрсәтергә тырышалар. Егетләр, аеруча кызлар, бик теләп аларга иярә, шулай итеп, яңа иҗади берләшмәләр туа. Әлеге күренеш шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да, район үзәкләрендә дә үз теләктәшләрен таба. Кыскасы, сүзем шушы елларда районда оешкан "Аэлита "ансамбле турында. Январь аенда аның 40 еллыгы билгеләп үтелде.

Үзлегеннән гитарада уйнарга яраткан Дамир Билалов (мәрхүм) "Аэлита"ны оештыручыларның берсе була. Аңа Ринат Нигъматуллин, Хамис Хөсәенов кушыла. Яшьләр дискотекаларда, мәдәни чараларда чыгыш ясарга тотына. Әлбәттә, "беренче коймак төерле", шуңа да күпләр тарафыннан әлеге шөгыль яклау тапмый. Тик егетләр бирешми, кирәк-яракларны үз куллары белән дә эшләп куялар, анысын-монысын табыштыралар, хәтта гитараларны кулдан агач такталардан ясыйлар. Ниһаять, мәдәният йортында музыка уен кораллары барлыкка килә, беренче микрофоннарга җырлау, электрогитараларда уйнау насыйп була. Кичләр дәвамында репетицияләр дәвам итә, шулай итеп, тәҗрибә туплана бара. Ансамбль үз дәверендә күп җирләрне гизә, лауреат исемнәре яулый.

Еллар үткән саен ул үзенең яңа яшь алмашчыларын кабул иткән. Биредә үз сәләтләрен халыкка Владимир Жарков, Рамиль Билалов, Назыйм Фәизов (мәрхүм), Илдар Хәлиуллов (мәрхүм), Илдар Хәйбуллов (мәрхүм), Валерий Ягашкин (мәрхүм), Рамиль Мусин, Ильмир Фәхретдинов соңрак исемен әз генә үзгәртеп -"Альтаир" ансамбле аша Айрат Җәлалов, Феликс Рәкыйпов, Айрат Субаев, Илдар Рәхмәтуллов, Валерий Егоров таныткан.

Ансамбль яшәгән һәм аның һәрвакыт үз тамашачысы булган. Моның шулай икәнлеген ансамбльнең оешу уңаеннан үткәрелгән концерт программасы да әйтеп торды.

Әлеге күркәм датаны билгеләп үтү фикерен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләүче Айрат Җәлалов җиткерә. Тиз арада программа эшләнә, бүгенге көндә читтә һәм район үзәгендә яшәүче музыкантлар туплана. Эш көненнән соң, кичләр буе инде онытыла баручы көйләр, җырлар барлана, ансамбльнең җырчылары Резидә Фәизова, Рамиль Билалов, Айрат Җәлалов, Рамиль Мусин җыр текстларын хәтерләрендә яңарталар.

Хәер, йөз чалымнарында үзгәрешләр булса да, сәхнәдә яшьлек егәрлеге белән чыгыш ясаучыларда шул ук хис, шул ук чор халәте сакланып калган.

Әйе, 1970-80 еллардагы һәм хәзерге чор дибез. Ни генә булмасын, һәр буын тәрбиясендә җыр, сәнгать үз өлешен кертә. Ә җыр- ул үлемсез. Җыр белән аерылышу мөмкин түгел. Еллар, ерак аралар аша да ул һәрвакыт кеше белән кала һәм калачак. Димәк, ансамбльнең гомере дә дәвамлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ансамбль