Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә балалар иҗаты йортының төзелеше башланды

Балаларның сәләтләрен төрле юнәлештә үстерү өчен һәм аларны берләштергән бер йорт кирәклеге проблемасы районда инде дистәләрчә еллар дәвамында күтәрелеп килде.

Төрле елларда районны җитәкләгән җитәкчеләр депутатларга да мөрәҗәгать итеп карады, һәм, әйтергә кирәк, тегеләре дә вәгъдәләрен кызганмады. Әмма "йөк" кенә үз урынында кала бирде.

Ниһаять, районда Балалар иҗат йорты булачак. Һәм бу инде эш белән раслана башлады-элекке "терапия" урыны, хәзерге "Бархан" кибете артындагы җирдә казу эшләре башланды, территория куаклардан чистартылды. Чүпрәлеләрнең әлеге идеясенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлек белдергән. Төзелешне Татарстан Хөкүмәте финанслаячак.

-Балалар иҗат йортының нигезе быел ук салыначак, диварларын өю дә планлаштырыла,-диде район башлыгы Александр Шадриков. -Билгеле инде табигать мөмкинлек бирсә, тоташ яңгырлар башланмаса. Иң мөһиме, эш башланды.

Реклама

Балалар иҗат йорты ике катлы һәм 200 м2 артык мәйданлы булачак.

Район башлыгы әйтүенчә, республика җитәкчелеге Чүпрәле районында су мәсьәләсен хәл итүгә дә йөз белән борылган. Бу проектны тормышка ашыру өчен 50 млн. сумнан артык акча бүленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар иҗаты йорты

2
X