Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар

Бүләкләү тантанасы  Яшьләр көне кысаларында  "Чүпрәле" паркында узды.

Районда эшче һәм авыл яшьләренең "Киләчәк безнең белән" дип аталган иҗат фестивалендә җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар. Фестиваль быел 3 нче тапкыр уза. 

Бүләкләү тантанасында фестивальнең зона турларын узган иң яхшы командаларны район башлыгы Марат Гафаров сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, районда эшләүче яшьләр иҗтимагый эшчәнлектә генә актив гына түгел, күптөрле талант ияләре дә, әлеге фестиваль шуны исбатлады.

–Районда төрле өлкәләрдә 3000нән артык яшь белгеч эшли. Шунда туып, үскән, яшьләребез киләчәкләрен дә туган җирләренә багышлый. Аларның рәте киләчәктә тагын да тулыланыр дип өметләнәбез. Сез районыбызның киләчәге, аның үсеше өчен җаваплы, уңышлар телим,- дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров.

Реклама

Нәтиҗәләр буенча бүләкләр төрле номинацияләрдә тапшырылды. "Визитка" номинациясендә 3 дәрәҗә Диплом белән Матак авыл җирлегенең "Яшьләр" командасы, 2 дәрәҗә Диплом–Зур Аксу авыл җирлегенең "Нон стоп" командасы, 1 дәрәҗә Диплом белән Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлегенең "Актив яшьләр" командасы бүләкләнде.

"Музыкаль юнәлеш" номинациясендә 3 дәрәҗә Диплом белән Яңа Ишле авыл җирлегенең "Дуслык" командасы, 2 нче дәрәҗә Диплом белән Яңа Элмәле авыл җирлегенең "Яңа буын" командасы, 1 дәрәҗә Диплом беләнГородище авыл җирлегенең "Кристал" командасы бүләкләнде.

Гомумкоманда зачетында 2 урынны Иске Кәкерле авыл җирлеге командасы һәм  Алешкин-Саплык авыл җирлегенең “Радуга” командасы яулады.  1 урынга да, шулай ук, ике: Иске Шәйморза авыл җирлегеннән “Грация”  командасы һәм Уби авыл җирлегеннән  "Уби микс" командасы лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев