Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле өлкәннәре Сабантуй бәйрәме үткәрде

Өлкән яшьтәгеләребез “Җиләкле җәй”дә ял иттеләр, күңел ачтылар

Чүпрәле районында яшәүче халыкның өчтән бер өлешен пенсионерлар, ягъни өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил итә. Социаль челтәрләрне күзәтеп баручылар Россия Пенсионерлар союзының Чүпрәле районындагы бүлекчәсе һәм район ветераннар советы тарафыннан өлкән яшьтәгеләрнең буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өчен төрле кичәләр, чаралар оештыруларын, аларның тормышларын җанландыруга шулай итеп үзләреннән өлеш кертүләрен беләдер. 

Бүген, 2 июль көнне, Россия Пенсионерлар союзының Чүпрәле районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Дилүзә Азизова тарафыннан райондагы Сабантуй мәйданында “Җиләкле җәй” дип исемләнгән чара оештырылган иде. 
Иртәнге сәгатьләрдә үк Сабантуй мәйданы җыр-моңга күмелгән иде. Бәйрәмгә җыелган халыкны Иске Шәйморза авылыннан Тәлгать Җәббаров һәм Иске Чүпрәледән Шәфикъ Мөстәкимовларның баян моңнары һәм алар башкаруындагы җырлар каршы алды. Көннең аязытып җибәреп, кояшлы булуы да бәйрәмгә матур төс биреп, аны тагын да күркәмрәк итте. 
Бәйрәмгә җыелучы халыкны Россия Пенсионерлар союзының Чүпрәле районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Дилүзә Азизова сәламләде. Ул бәйрәмгә җыелган барлык пенсионерларга-ветераннарга төрле чараларда актив катнашканнары өчен олы рәхмәтләрен җиткерде һәм исәнлек-саулык, бәхетле картлык, киләчәктә дә менә шулай табигатьтә очрашып, төрле кичәләр оештыруны традициягә кертергә кирәклеген ассызыклады. 
Әйтергә кирәк, чарада катнашучы милли киемнәрдән киенгән өлкән яшьтәгеләребезнең һәр хәрәкәтендә, үз-үзен тотышында милләтебезнең асылы, гүзәллеге чагылыш таба, бәйрәмгә тагын да күркәмлек бирде, Тәльгат Җәббаров башкаруындагы татар халкының моңлы җырлары-көйләре бәйрәм рухы таратты. 
Безнең халык гомер-гомердән кунакчыл булган, килгән кунакны да ипи-тоз белән каршы алган. Яңа Кәкерле авылыннан Мәдинә Җамалетдинова тарафыннан әзерләнгән ипи-тозны чыгару - бәйрәмгә тагын да гүзәллек өстәде. Чарада Яңа Кәкерле авылының олы яшьтәге хатын-кызларының берсе булган Сәрия апа Хәлилова да катнашып, өлкән яшьтәгеләргә мөнәҗәтләрен, бик матур җырларын бүләк итте. 
Сабантуй мәйданында өлкән яшьтәгеләр өчен әзерләнгән чара милләтләр дуслыгын чагылдыручы бәйрәм дә иде. Бүгенге бәйрәмдә дә районыбызда бердәм, тату яшәүче татар, чуваш милләт вәкилләре барысы да биредә җыелган иде, бергәләшеп уйнадылар, ярыштылар, призлар оттылар, биеделәр-җырладылар, күңелле ял иттеләр. 
Бәйрәм барышында пенсионерларыбыз аркан тартышуда да көчләрен сынадылар, яшьлекләрен искә алып скакалкада да сикерделәр, билләрендә кыршау (обруч) да әйләндерделәр, күзләрен бәйләгән килеш кайчы белән бүләкләр дә кисеп алдылар, көянтә белән сулы чиләк күтәреп, капчык киеп йөгерүдә дә көч сынаштылар. Ә әлеге уеннарны Яңа Кәкерле авылыннан Мәдинә Җамалтдинова оештырды. Тирә-юньне яңгыратып гармун уйнады, милли җырлар яңгырады. Өлкән яшьтәгеләребез үзләре дә гармунга кушылып моңлы да, дәртле дә җырларны башкардылар, рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар. 
Уеннарда уйнап, җырлап-биеп күңел ачкан өлкәннәребез очрашу-бәйрәмне соңыннан мул итеп әзерләнгән чәй өстәле артында да дәвам иттеләр. Самаварда кайнаган чәйдән авыз иткәндә алар рәхәтләнеп яшьлекләрен искә төшерделәр, бер-берсе белән хатирәләрен уртаклаштылар. 
Әйтергә кирәк, бүгенге бәйрәм бик күпләрне бер-берсе белән очраштырып-күрештереп кенә калмыйча, көч-дәрт тә өстәде. 
Бәйрәм барышында өлкән яшьтәгеләребез арасыннан Фирүзә Науметова, Ринат Рәкыйпов, Фәния Җәббарова һәм Рәшит Фәтхуллов менә шундый чара оештырып, рәхәтләнеп ял итү, күңел ачу мөмкинлеге тудырганнары өчен Россия Пенсионерлар союзының Чүпрәле районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Дилүзә Азизовага һәм әлеге бәйрәмне оештыруда, әзерләүдә аңа ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтләрен белдерделәр һәм киләчәктә дә менә шундый чараларны табигатьтә үткәрүне традициягә кертергә кирәклеген әйттеләр. 
Иске Ишле авылыннан Гөлфизә Әсәдуллина: 
- Берничә елдан бирле районда үткән Сабантуй бәйрәменә дә килә алмаган идем. Россия Пенсионерлар союзының Чүпрәле районындагы бүлекчәсе тарафыннан менә шундый бәйрәм үткәрелүе турында ишеткәч барып күреп кайтасым килде. Бәйрәм бик матур, күңелле үтте, бик ошады. Рәхмәт оештыручыларга, аеруча Дилүзә Азизовага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев