Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде

Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.

Казанда "Алтын каләм – Золотое перо" республика республика, балалар, яшүсмерләр матбугаты фестивале тәмамланды. Фестиваль 18-24 июнь көннәрендә "Идел" Яшьләр үзәгендә узды.

Анда Татарстанның барлык почмакларыннан 160лап яшь журналистлар, медиа хезмәткәре катнашты. Атна дәвамында тәҗрибәле журналистлар мастер-класслар үткәрде, яшь журналистлар белән бергә газета чыгардылар, теле-радиотапшырулар эшләделәр, фоторепортажлар ясадылар, социаль челтәрләр һәм мессенджерлар алып бардылар.

Чүпрәле районыннан фестивальдә "Яшь журналистлар" түгәрәге (җитәкчеләре Энҗе Җәлалова) әгъзалары катнашты.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча "Яшь журналистлар" иң креатив команда дип табылды һәм Диплом белән бүләкләнде, Энҗе Җәлалова Рәхмәт хатына ия булды.

–Без фестивальдә бик күп эшләдек: материаллар яздык, редактор да булдык, барлык чараларда катнаштык. Шәхсән үзем фестивальдә беренче генә катнашуым түгел. Монда бик ошый, яңа дуслар, эшләү алымнары, җылы һәм дустанә атмосфера, заманча караш, һ.б, һ.б.,-ди Равиля Замалетдинова.

Чыннан да бу фестиваль күп кенә яшьләргә журналист булырга мөмкинлекләр ача. Медиа өлкәсе белгечләре белән эшләү, газета, телетапшыру, блог булдыру –катнашучыларга шундый мөмкинлек бирелә.

Яшь журналистларны чын күңелдән котлыйбыз! Чиксез горурланабыз! Алга таба да яңа үрләр яулауларын телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев