Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Үткәннәрне барлап

Яңа Чокалы мәдәният йортында, күп еллардан бирле, халкыбызның күркәм гадәтләренең берсенә әверелгән "Халык җәүһәрләре" фестивале кысаларында иҗади-отчет концерты булып үтте.

Гадәттәгечә, үткән елда башкарылган эшләргә йомгак ясап, авыл җирлеге башлыгы Наил Шихранов мәдәни тормышның әһәмиятен билгеләп, үзешчән артистларыбызга Мактау кәгазьләре тапшырды.

Концерт "Чиккән сөлгем-яшьлек истәлегем" исемле әдәби композиция белән башланып китте.

Реклама

Күп еллардан бирле авыл халкын үзләренең моңлы тавышлары белән сокландырган җырчылар: Сабитова Тәнзилә, Хисаметдинова Румия, Хисмәтуллина Фәния, Гафуров Азат, Нуретдинов Фәнис белән берлектә, аеруча талантлы яшь башкаручыларыбыз Сабитов Рәсим һәм Сабитова Рәсимәнең чыгышларын тамашачылар җылы каршы алдылар. Авылыбызның киләчәгенә якты өмет уятып "Яшь йолдызчык" фестивале дипломантлары-бертуган Рәмис, Нәфис һәм Әлфис Гафуровларның чыгышлары да концертны бизәп җибәрде. Авылыбызда җыр гына түгел, бию сәнгате дә киң үсеш алганны күрсәтеп, Журавлева Нәфисә, Айметдинова Фәния һәм Абдикаева Динара татар халык биюләрен бик оста башкарып чыктылар. Ә яшь биючебез Гайнетдинова Лиана башкаруындагы "Һинд биюе" тамашачыларыбызның күңеленә хуш килде. Күңелгә ятышлы җырлар һәм биюләрне тулыландырып, юмор осталарыбыз да үз сәләтләрен күрсәтте.

Гафуров Азат, Низаметдинов Илназ, Галиева Гөлия, Нуретдинов Фәнис, Низамутдинова Рәзилә, Гафуров Марсель башкаруындагы "Пәри туе", "Ата тавык", "Алмагачлары", "Имтихан" юмор-сатира инсценировкалары халыкны рәхәтләнеп ял иттерде. Надир Бельдичковның гармунда татар халык көйләренә башкарган вариацияләре онытыла башлаган көйләрне күңелләрдә янә яңартты. Халкыбызның тарихта иң катлаулы чорларда үзенең телен, милләтен, гореф-гадәтен саклап кала алуы, аның милли-мәдәни үзаңы көчле булуын күрсәтә. Шушы сыйфатлар югалмаганда, аларны барлап, үстереп торганда гына татар халкының киләчәге дә ышанычлы дип әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният