Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Йолдызлар кабынган җирдә

1 июнь-Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык-2015" фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләде. Тантанада "Созвездие-Йолдызлык-2015" фестивале лауреатларына һәм Гран-при ияләренә ТР Президентының дәүләт стипендияләре тапшырылды.

Республикада талантлы балалар һәм яшьләрне барлау, аларны үстерү дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора. «Созвездие -Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов химаясендә уздырыла. Быел ул үзенең 15 еллык юбилеен билгеләде.

Татарстан лидеры сүзләренчә, әлеге бәйге республикабызда шактый күп булган сәләтле балаларны киләчәктә дә иҗади яктан үстерергә ярдәм итә. Анда катнашучылар сәләтләре һәм максатчанлыгы белән профессиональ артистларны һәм иҗат коллективларын да таң калдыра. «Созвездие -Йолдызлык» фестивале бөтен республиканы берләштерә һәм әйтергә кирәк, Россия күләмендә дә фестиваль иң уңышлы мәдәни проектларның берсе булып тора.

«Созвездие-Йолдызлык" фестивале сәхнә тормышы белән яшәүчеләр, киләчәген сәнгать белән бәйләргә теләүчеләргә менә дигән мөмкинлек. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге хәрәкәтне иҗат Олимпы юлына илтүче хәрәкәт дип әйтергә мөмкин. Һәм бу чыннан да шулай.

15 ел дәвамында әлеге фестивальдә Чүпрәле районының яшь талантлары да үз сәләтләрен күрсәтә алдылар. Алай гына да түгел, бүгенге көндә фестиваль сәхнәсендә тәрбияләнеп, иҗат юлыннан китүчеләре дә байтак.

Айрат Җәлалов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:

-"Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә тәүге адымнар 2003 елда ясалды. Инна һәм Наил Минхановлар җитәкчелегендәге "Гармония" бию ансамбле шушы елда "Рождение солнца" биюе белән махсус призга ия булдылар һәм фестивальнең Гала-концертын ачуда катнаштылар. 2012 елда яшь җырчыбыз Дарина Фәхретдинова 3 урын яулады, күп тапкырлар махсус бүләкләргә ия булды. Бүгенге көндә дә төрле фестивальләрдә, конкурсларда катнаша, агымдагы елда Даринага ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

2013 елда фестивальнең зонаара туры Чүпрәледә узды. Өч көн дәвамында тирә-як районнардан килгән балалар катнашындагы әлеге чара, чын мәгънәсендә "йолдызлар яңгыры"н хәтерләтте. Шушы елда "Таң" ансамбле (җитәкчесе Лилия Җамалтдинова) финалга чыкты, 3 урын алды. 2014 елда, ансамбль, шулай ук, махсус приз белән бүләкләнде, быел исә алар янә 3 урынга лаек булдылар. Биредә балетмейстер Исхак Усманов, педагог-хореографлар: Алгиз Файзуллин һәм Регина Габрахманованың һәм дә инде коллективның шәхсән тырышлыгы әйтеп бетергесез.

Алар белән беррәттән, Шланга авылыннан бию коллективы (җитәкчесе Ольга Ефремова), Иске Кәкерле, Иске Шәйморза авылларыннан да биючеләребез көчләрен сынадылар һәм бүләкләргә ия булдылар.

Вокал номинациясе буенча да мактанырлыгыбыз бар. Фестивальнең зонаара турларында призлы урыннар яулаган яшь җырчыларыбыздан: Динә Әхсәнованы, Рузилә Исхакованы, Ранис Алиевны, Энҗе Вәлиуллина, Дмитрий Глуховны һәм башкаларны да атап китәргә була. Сәхнә тормышын үз итеп, бүгенге көндә Дмитрий Глухов Казан дәүләт мәдәният институтында белем ала, "Сорнай" ансамблендә җырлый. Уби авылыннан Людмила Сердцева җитәкчелегендәге вокал-ансамбльләре, район балалар сәнгать мәктәбе каршында эшләүче "Яз нуры" (җитәкчесе Ландыш Сабирҗанова) ансамбльләренең фестивальдә яулаган уңышлары шактый.

Кем белә, бәлки киләчәктә без Чүпрәле яшьләре арасыннан район данын дөньякүләм танытырлык йолдызлар кабынуының шаһиты булырбыз. Ә фестиваль моның өчен башлангыч старт сызыгы булып тора.

Виктория Иванцова, "Таң" ансамбле биючесе:

-Мин ансамбльгә дүртенче елымны йөрим. Быел репертуарыбызда ике яңа бию барлыкка килде. Берсе Бөек Җиңүне чагылдырды, икенчесе "Татар яшьләре" биюе иде. Дөресен әйтәм, җиңел булмады, фестивальгә вакыт аз калган иде, һәр хәрәкәтне ноктасына кадәр төгәл итеп башкарырга кирәк һ.б, һ.б.. Әмма коллективның тырышлыгы, бердәм булуы бәрабәренә без җиңүгә ирешә алдык. Әлеге фестиваль ярдәмендә яңа дуслар таптык, үзебездә максатка ирешү дигән сыйфатлар булдыруга ирештек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “СозвездиеЙолдызлык2015”