Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Уңыш бәйрәме

Көз айлары-мул уңыш барлау чоры. Әлеге уңайдан элек-электән төрле йолаларга нигезләнеп, авылларда бәйрәмнәр үткәрелгән.

Шуларның берсе-Сөмбелә бәйрәме. Соңгы елларда бу бәйрәм үткәрелмәсә дә, аның йөзен "Уңыш" бәйрәме саклап калган.

Әлеге чараны үткәрү традициясе мәктәпләрдә аеруча киң урын алган, ә менә ял көннәрендә "Уңыш" бәйрәме район мәдәният йортларында да билгеләп үтелде.

Соңгы елларда шулай ук, чит илләрдә үткәрелүче изгеләргә багышланган "Хэллоуин" бәйрәменең уздырылып килүен әйтергә кирәк (аеруча Шланга урта мәктәбендә әлеге чараны үткәрү традициягә алынды). Ни генә булмасын, һәр үткән чараларда яшьләр уеннар уйнап, биремнәр үтәп, вакытны кызыклы һәм мавыктыргыч, файдалы итеп уздыра алдылар.

Әйе, теләк булганда барысына да ирешергә мөмкин, ә яшьлек булган җирдә хыял бар дип юкка гына әйтмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уңыш бәйрәме