Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

“Язгы моңнар” фестиваленнән уңышлар белән

Үткән атнада Ульяновск өлкәсе Нагаткино поселогында регионара татар халык иҗатының VI балалар "Язгы моңнар" фестиваль-конкурсы булып үтте.

Фестивальдә хореография номинациясендә "Таң" җыр һәм бию ансамбле, вокал буенча урта яшьтәге балалар төркемендә Ранис Алиев, яшүсмерләр төркемендә Дмитрий Глухов, нәфис сүз буенча Гүзәл Бахитова уңышлы чыгышлар ясап, I урыннарга лаек булдылар. Шулай ук, вокал буенча Динә Ахсянова- III һәм нәфис сүз буенча Рәсим Фаткуллин II урыннарны яулауга ирештеләр. Фестивальдә конкурстан тыш чыгыш ясаган "Умырзая" халык уен-кораллары ансамбле Диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният