Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Яшь чүпрәлеле II Халыкара “Йолдызлы континент” конкурсанты

Моңарчы Булатны район күләмендә оештырылган шахмат ярышларда еш күрергә туры килә иде. Күп мәртәбә призлар яулаганы да хәтердә.

Булганнан бар да була, дигәндәй, Иске Чүпрәленең 1 нче номерлы урта мәктәбендә дүртенче сыйныфны гел бишлегә генә тәмамлаган Булат Әмирханов яхшы музыкант та икән әле. Җырга- моңга булган хирыслык аңа әнисе Эльвира ягыннан күчкән, дип уйлый идем. Чөнки әнисенең абый- апалары, бөтенесе дә бик оста җырчылар, махсус белемнәре булмаса да теләсә кайсы җырны җиренә җиткереп, бик оста җырлыйлар иде, бер генә мәҗлес кичәсе дә алар катнашыннан башка үтмәде. Яр Чаллы шәһәренә күчеп киткәнче абыйсы Нариман Рәкыйпов район мәдәният йорты сәхнәсеннән төшмәде дә диярлек. Сабан туйга кунакка кайткан чакларында да якташларына үзенең моңлы җырларын бүләк итеп китә иде. Беръяклы гына уйлавым ялгыш булган икән ләбаса. Булатның әтисе Фәнис тә музыкант булып чыкты. -Сигез яше тулганчы ук улыбызны фортепьянода, синтезаторда уйнарга өйрәтә башладым. Сәләте барлыгын белгәч, музыка мәктәбенә бардык. Укытучылары Ильмира Рифкатовна һәм Мария Валерьевна кулы астында музыка серләренә бик тиз төшенде улыбыз. Район күләмендә узган "Яшь йолдыз" конкурсларында катнаша башлады. Уку дәресләрен дә, музыканы да тигез ярата,- ди сәләтле музыкантның әтисе. Әле апрель ахырларында гына Ульяновск шәһәрендә өч көн дәвам иткән II Халыкара "Йолдызлы континент" конкурсында да катнашып кайткан. "Пираты Карибского моря" кинофильмындагы һәм тагын бер инглиз музыкасын уйнап Диплом белән бүләкләнгән. -Конкурс бик зур иде, Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 200 гә якын яшүсмер катнашты. Фортепьяно номинациясендә без 48 кеше идек. Әлбәттә, мондый зур чараларда катнашуның файдасы да күп инде,- ди Булат. Бетховен, Моцарт һәм Шаляпин кебек талантлы композиторлар да тәүге адымнарын шулай башлаганнар ич. Кем белә, бәлки киләчәктә Булатны да шундыйлар рәтендә күрергә насыйп булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: II Халыкара “Йолдызлы континент”