Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

“Сөмбелә” халык ансамбле Пермьнән икенче урын алып кайтты

17-20 сентябрь көннәрендә Пермь өлкәсенең Барда районында Россия халыкларының "Живая нить» дип исемләнгән регионара музыкаль проектлар конкурсы узды.

Әлеге чарада Иске Шәйморза авылыннан "Сөмбелә" халык ансамбле дә катнашты.

-Тамашачылар игътибарына "Сөмбелә"леләр кичке уен күренешен тәкъдим иттеләр. Пермь тамашачылары безне бик җылы кабул итте, чыгышларыбызны көтеп, алкышлап алды, -ди район мәдәният йортының мәдәни агарту эшләре буенча методисты Дилбәр Гайнуллина.

Конкурс нәтиҗәләре буенча "Сөмбелә" халык ансамбле 2 урынга лаек булды һәм Дипломнар белән бүләкләнде. Әфәрин, котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Живая нить"