Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле районы балалар сәнгать мәктәбе 45 еллыгын билгеләп үтте

Чүпрәле районы балалар сәнгать мәктәбе оешуының 45 елллыгын билгеләп үтте. Әлеге мәктәп 1969 елда оеша. Аңа беренче нигезне салучы райондашыбыз Рифкать абый Фәхретдинов була.

Совет елларында балалар музыка мәктәбе буларак күпләргә таныш бина район үзәк хастаханәсе янында урнаша. Биредә үзе дә оста гармунчы, остаз булган Рифкать абый Фәхретдиновның дәресләрен күпләр үзләштерә. Кайберләре, хәтта, сәнгатьне гомерлек юлдашы итеп тә сайлый.

Бүген исә район балалар сәнгать мәктәбе пенсия фонды идарәсе белән бер бинада урын алган. Бирегә мәктәптә дәресләр тәмамлануга ук, балалар килеп җитә һәм җанлы музыка тормышы башлана. Кайсыдыр курайда уйный, кайсыдыр кулына гармун ала, ә кайберәүләре ап-ак кәгазь битләренә сурәтләр төшерә. Иң мөһиме- алар эчкерсез һәм чын күңелдән эшләнә.

Мәктәпнең 45 еллык юбилей кичәсе район мәдәният йортында концерт формасында узды. Мәктәпкә йөрүче балалар, аларның укытучылары тамашачыларга әнә шулай үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм сәнгатькә, моңга, гармун-баян моңына гыйшкын шулай дәлилләделәр. Бәйрәмдә халкыбызның милли моңнары, уен коралларының сихри тавышлары яңгырады.

Бәйрәм киче мәктәпнең чыгарылыш укучыларына таныклык бирү белән дә куанычлы булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов укучыларга таныклык тапшыру белән бергә, үзенең дә 1980 елларда шушы мәктәптә белем алып чыгуын әйтеп үтте.

-Район балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче укучыларның барысының йолдыз булуы мөһим түгел, иң мөһиме-алар матурлыкны күрә белергә, сәнгатькә тартылырга йөрәнәләр. Үзләренең сәләтләрен ачалар. Ә сәнгатьнең яктылыкка, матурлыкка илтүе һәркемгә мәгълүм. Һәм менә шушы мәктәптә алган беренче күнекмәләре аларны гомер буена озата барсын,-диде ул.

Руслан Шәрәфетдинов, район балалар сәнгать мәктәбе директоры:

- Бүген район балалар сәнгать мәктәбендә 122 бала йөри, аларга алты укытучы белем бирә. Укучыларның да, укытучыларның республика һәм, гомумән, Россия күләмендә үткәрелгән төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, җиңүләре шактый. 45 еллык оешу юбилее белән бергә мәктәп быел үзенең юбилейлы 40нчы чыгарылышын билгеләп үтә. Гомумән, мәктәп шушы дәвердә 183 балага белем биреп чыгарган.

Балалар сәнгать мәктәбендә берничә бүлек эшли. Шуларның берсе булып - баян һәм фортепиано тора. Шулай ук, укучыларыбыз рәсем ясау сәнгатенә һәм бию осталыгына төшенәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: районы балалар сәнгать мәктәбе