Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Район авыл җирлекләрендә халык иҗат отчеты концертлары башланды

Район авыл җирлекләрендә "Беркем дә онытылмаган, берни дә онытылмый" халык иҗаты фестивале кысаларында отчет концертлары старт алды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан әлеге фестиваль, беренче чиратта, сугыш еллары чорын тасвирлауны максат итеп куя. Аның максаты да яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, олы буынны ихтирам итү, олуг каһарманнарыбызның исемен мәңгеләштерү. Район...

Район авыл җирлекләрендә "Беркем дә онытылмаган, берни дә онытылмый" халык иҗаты фестивале кысаларында отчет концертлары старт алды.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан әлеге фестиваль, беренче чиратта, сугыш еллары чорын тасвирлауны максат итеп куя. Аның максаты да яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, олы буынны ихтирам итү, олуг каһарманнарыбызның исемен мәңгеләштерү.

Район халык иҗаты фестивале III турда узачак. Беренче сайлап алу туры-авылларда, икенче тур-2015 елның ноябрь аенда, өченче йомгаклау туры-2016 елның январь аенда, район мәдәният йортында узачак.

Традиция буенча халык иҗат отчеты концертларын быел да Мунчәли үзешчәннәре башлап җибәрде. Дүрт сәгатьтән артык дәвам иткән мәдәни чара Ватан, сугыш елларының рухы чагылган җырлар, шигырьләр белән сугарылган. Концерт бию, вокал коллективлары, гармунчылар чыгышлары белән баетылган иде.

"Яшьлек"кә -5 ел

Шланга авылы мәдәният йортында узган иҗат концерты юбилейлы даталарга бай булуы белән күркәм иде. Бердән, мәдәни чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланса, икенчедән, шушы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Яшьлек" бию төркеменең биш еллык юбилей концерты да узды.

Биш ел дәвамында тамашачыларны дәртле биюләре белән шатландырып тора әлеге коллектив. Исеме дә җисеменә туры килеп, биредә шөгыльләнүчеләрне иҗатка мәхәббәт, зур сәхнәгә омтылу, җырлы-биюле хисләр берләштерә. Ә коллектив Ольга Ефремова җитәкчелегендә 8 нче сыйныф кызлары Гөлия Алимова, Лилия Шараева, Гөлназ Мөхәммәтҗанова, Эльза Кәримуллина, Назлыгөл Мәхмүтова катнашында тәүге адымнарын ясады.

Дәртле көй астында күбәләктәй очкан кызлар үз төркемнәренә башка балаларны да тартты. Нәниләр төркеме яңа гына көй тыңлап, курка-курка бию хәрәкәтләре өйрәнсәләр, урта төркем инде ышанычлы адымнар белән сәхнәдә чыгыш ясый башлады.

Уртак хезмәткә керткән һәркайсының өлеше төркемне региональ һәм республика дәрәҗәсендә танытырга булышты. Ульян өлкәсенең Нагаткино һәм Чувашиянең Шомыршы авылларында уздырылган конкурсларда призлы урыннар яулады "Яшьлек". Зур сәхнәдәге беренче чыгыш Буа шәһәрендә иде, "Созвездие-Йолдызлык" конкурсында да сынатмады алар, II турга үтеп, Мактау грамотасы һәм диплом белән бүләкләнделәр. 2013 елда исә төркем Халык бию ансамбле исеменә лаек булды.

Нәни юбилей датасын да "Яшьлек"ләр дистәләгән бию номерлары белән билгеләп үттеләр. Концертта хәзерге төркем составы гына түгел, ә 2013, 2014 чыгарылыш кызлары һәм егетләре катнашты. Өч сәгатьлек җырлы-биюле бәйрәм концерты һәр тамашачының күңеленә хуш килгәндер.

Розалия Алимова, фотоларны http://www.chuprale-online.ru/ru/novosti/item/5844-v-sele-chlanga-sostoyalsa-yubiliynii-konsert-yachlek.html карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык иҗат отчеты концертлары