Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Мөһим вакыйгаларга багышлап

Каракитә авылы мәдәният йортында төрле даталарга, мөһим вакыйгаларга багышланган чаралар һәрдаим үтеп тора. Язмаларымда шуларның берничәсе чагылыш таба.

Бүгенге көндә җәмәгатьчелекне борчыган проблемаларның берсе-ул наркомания. Берәүләр сәламәт яшәү рәвеше алып барганда, икенчеләр наркотик сатучылар "кармагына эләгә". Соңгы елларда мәктәп яшендәге яшүсмерләрнең дә төрле наркотик матдәләр куллана башлавы хафага сала. Наркоманлык юлы-шул ук җинаять юлы да дигән сүз. Әлеге юнәлештә эшләү максатыннан Каракитә авылы мәдәният йортында кичә үткәрелде (рәсемдә). Ул авыл яшьләрендә, мәктәп укучыларында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны, ихтыяр көче сыйфатларын тәрбияләүне, наркоманиянең аяныч нәтиҗәләргә китерүен алга сөрде. Кичә мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Марс урта мәктәбе укытучылары, укучылары, полициянең участок вәкиле, ФАПның шәфкать туташы катнашында үтте. Аларның һәркайсы кичә барышында чыгышлар ясады. Марс урта мәктәбе укучылары, укытучылары Гүзәл Газизова җитәкчелегендә "Язмышыңа аяк чалма" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Кичә концерт номерларына үрелеп, бик тә эчтәлекле үтте.

Инвалидлар декадасы уңаеннан "Күңелем коралы-изгелек, ә саклагычым-кешелек" дип исемләнгән бәйрәм кичәсенең дә бик җылы мөгаләмәдә үтүен әйтеп үтәргә кирәк. Максатыбыз физик мөмкинлекләре чикле булган авылдашларыбызга ярдәм, игътибар итүне күздә тотты. Балаларын тәрбияләүдә сабыр, түзем булган, киң йөрәкле әниләргә мәдхия укылды.

Реклама

Авылда үткәрелә торган төрле бәйрәм ашлары: өй, бәби туйлары, ясин, үлем-китем ашлары-һәркайсы Җәүһәрия Яфизова катнашыннан башка үтми. Авыл кешеләре аңа бик тә рәхмәтле.

Кичәгә авылдашларыбыз Солтания Абитова һәм Рәфикъ Арсланов иганәчелек ярдәме күрсәттеләр. Бәйрәмгә җыелган хөрмәтле кунакларыбыз табын артында мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән концерт номерларын тыңлап хозурландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәни чаралар

2
X