Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

VII Бөтенроссия “Мин сәнгать дөньясына керәм” иҗат фестиваленең зонаара туры Чүпрәледә узды

Республика районнарындагы аграр училище һәм тармакара техникумнарда белем алучы укучыларның иҗади потенциалын ачу, милли мәдәниятебезне саклау масатыннан үзешчән сәнгать иҗат смотрлары үткәрелә. Әлеге чара VII Бөтенроссия "Мин сәнгать дөньясына керәм" иҗат фестивале кысаларында уздырыла.

Әлеге чараның зонаара туры Чүпрәле тармакара һәм Апас аграр техникумы укучылары арасында узды.

Үзешчәннәрне техникум директоры Рамиль Әхмәтов җылы сәламләп, һәркемгә уңышлар елмаюын теләде.

Һәр ике команда вәкилләре жюри игътибарына үзләренең иҗади сәләтләрен: сәхнәдә үз-үзеңне тоту, жанрларның оригинальлеген, чыгышларның сыйфатлылыгын һәм төрлелеген тәкъдим итәргә тиеш иделәр.

Беренче булып сәхнә түренә хуҗалар-Чүпрәле тармакара техникумы укучылары һәм укытучылары чыкты. Алар тарафыннан район җирлегендә яшәгән ике милләтнең-татарлар һәм чувашларның дуслыгы ачык чагылыш тапты. Бу беренчедән, киемнәрдә, икенчедән татар һәм чуваш номерларының аралаштырылып үрелеп баруында чагылыш тапты. Шулай ук, тамашачылар игътибарына җырлар, биюләр, КВН номерлары күрсәтелде.

Апаслылар да читтә калмады. Концерт номерларын баетып, биредә солдат озату һәм каршу алу күренеше театральләштерелгән иде. Шулай ук, укучылар үзләренең җырга, биюгә булган сәләтләрен барладылар.

Нәтиҗәдә, барлык категорияләр буенча билгеләр куелып, 1 урын лаеклы рәвештә Чүпрәле тармакара техникумга бирелде. Алар район данын республика күләмендә үтәчәк турда яклаячаклар. Ә Апас аграр техникумы исә 2 урын Дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: VII Бөтенроссия “Мин сәнгать дөньясына киләм” иҗат фестивале