Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Мәдәниятебезнең чишмә башы–авыл үзешчәннәре

Авыл җирлекләрендә җыеннар белән беррәттән, үзешчәннәрнең иҗади отчет концертлары да дәвам итә. Шуның чираттагысы Кече Чынлы авылы мәдәният йортында узды.

Кече Чынлы авылы халкы һәрчак үзенең уңганлыгы, булдыклылыгы һәм дә дус яши белүе белән һәрвакыт сокландырды һәм сокландыра. Иҗади отчет концертының гөрләп үтүе белән әле ул тагын авыл халкының чын-чыннан сәнгатькә гашыйк булуын да раслады.

Җыйнак итеп ремонтланган, мәһабәт мәдәният бинасының тамашачылар залында алма төшәрлек тә урын юк, һәркем авылдашларының, якыннарының чыгышларын дулкынлану аша горурлык хисе белән көтә. Фойеда авыл уңганнарының кул эшләнмәләре тәкъдим ителгән, мәдәният йортын атлап кергән һәр кешене мәктәп укучылары сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра.

Әйтеп үткәнебезчә, агымдагы ел иҗади отчет концертларының беренчел максаты булып мәдәниятебезне саклап калу юнәлешендә үткәрелсә, шул ук вакытта ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләү алды кысаларында уздырыла. Моннан тыш, концертлар уздыру авылларда мәдәният йорты хезмәткәрләренең мәктәп, авыл җирлеге белән бердәм булып эшләвендә дә мөһим роль уйный.

Кече Чынлы авылында үткән иҗади отчет концерты да шушы максаттан чыгып эшләнгән үрнәкләрнең берсе булды. Сәхнәдә иҗатка тартылучы гаиләләрне, яшьләрне, авыл үзешчәннәрен күреп, сокланмый мөмкин түгел иде. Гөлназия-Тәлгать Фәхретдиновларның, авылда хөрмәтле кешеләрнең берсе-Җәүдәт Алимовның һәм аның улы Ленарның, Далия, Ләйсән Алиуллиналарның, Гөлүсә Юсупованың, мәдәният йорты директоры Шәүкәт Фәхретдиновның, Марат Шәйдулловның, урта мәктәп укытучыларының һәм укучыларының чыгышлары көчле алкышлар белән бәяләнде.

Әйтергә кирәк, кечечынлылыларның күп җырлары гармун, баян көенә башкарылу залда утыручы апа-әбиләрне, өлкәннәрне яшьлек елларына алып кайтты. Өздереп баян, гармунда уйнаудан тыш, мәдәният йорты сәхнәсендә берничә фольклор ансамбленең чыгышы да тамашачыларга тәкъдим ителде. "Халык уен кораллары", "Гөлҗамал", "Кызлар" төркемнәре һәркайсы инде онытыла баручы көйләребезне, җырларыбызны яңартты. Сәхнәдә башка күп кенә милләт вәкилләренең биюләрен дә күрергә мөмкин иде бу көнне.

Өч сәгать дәвамында бер дә ялыкмый утырган авыл кешеләре концертны ошатып: "Бик әйбәт булды", дип таралыштылар.

-Чишмәләребездә тәмле, шифалы су булсын өчен, аларны һәрчак чистартып тору сорала. Мәдәниятебезнең чишмә башы булган авыл үзешчәннәрен, талантлы шәхесләребезне барлау, аларны саклау да моңа бер мисал,- ди район мәдәният бүлеге начальнигы Данир Шәрәфетдинов.

Әйе, авылларыбызны саклап калу, беренче чиратта анда яшәүче халыкның көнкүрешенә һәм киләчәгенә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иҗатотчет концертлары