Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Мәдәният халыкка хезмәт итәргә тиеш

"Чүпрәле муниципаль районы авыл җирлеге территориясендәге иң яхшы китапханә" республика конкурсында балалар китапханәсе 100 мең сумлык, Яңа Элмәле авыл мәдәният йорты художество җитәкчесе 50 мең сумлык Грантка ия булды. Район музее үткән елда 250 мең сумлык Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм 118 мең сумлык Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Грантларын яулауга ирешкән.

Шушы көннәрдә мәдәниятчеләрнең отчет киңәшмәсендә катнашырга туры килде. 2014 елда алар безне ниләр белән сөендерәчәк соң?

2013 елда район мәдәният бүлеген үстерү концепциясе булдырылган һәм ул үз эченә 2013-2030 елларны ала. Әлеге концепция нигезендә социаль-икътисадый үсеш район программасы буенча районда мәдәниятне үстерү блогы эшләнгән һәм ул музейлар, китапханәләр эшен һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуны күздә тота. Шулай ук әлеге нигездә "Чүпрәле районында 2014-2016 елларда туризм сферасын үстерү" программасы да эшләнгән.

Агымдагы елның март аеннан мәдәният учреждениеләре өчен балл-рейтинг системасын кертү күздә тотыла. Ул алда баручы һәм артта сөйрәлүче мәдәният йортларын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Болар барысы да мәдәният йортларын материаль-техник яктан, аппаратура, костюмнар һәм башка җиһазлар белән тәэмин ителештә дә чагылыш табачак. Әлбәттә, балл-рейтинг системасыннан алда баручы мәдәният йортлары отачак кына. Ә менә артта, койрыкта сөйрәлүчеләргә исә уйланырга җирлек булачак. Бүгенге вәзгыять кемнеңдер нәрсәнедер китереп бирүен көтмичә, һәр оешмага яңа юллар табып, һәр чарага халыкны җәлеп итәрлек итеп эшләргә кирәклеген искәртә. Искечә яшәп булмаганы көн кебек ачык. Киләчәктә хезмәткә түләүнең дә балл системасы буенча көйләнәчәген исәпкә алсак, бигрәк тә.

Грантлар мәсьәләсе дә күтәрелде җыелышта. Ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, Россия күләмендә үткәрелүче конкурсларда катнашу мөһимлегенә дә басым ясалды. Киңәшмәдә шулай ук бер генә грант конкурсында да катнашмаган авыл клублары тәнкыйтьләнде, Грант ярдәменең бюджет акчаларыннан тыш өстәмә финанс булуы ассызыкланды.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов:

-Мәдәниятчеләр өчен дә ел киеренке эш шартларында үтте. Үткән елда "Йолдызлык" республика конкурсының зонаара этабы Чүпрәле мәдәният йортында уңышлы узды. Республикада һәм башка төбәкләрдәге Сабантуйларда тиешле дәрәҗәдә районны күрсәтә алдылар, күзгә күренерлек нәтиҗәләр дә бар.

Әмма ирешелгәннәр белән чикләнергә ярамый. Бу урында "Сөмбелә" фольклор ансамблен үрнәк итеп күрсәтер идем. Бюджеттан тыш финанслар җәлеп итеп, иганәчеләр белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә илнең күп почмакларында булдылар, сәхнә костюмнары тектерделәр. Концертларына халык та теләп йөри. Камиллекнең чиге юк бит, иҗатның яңа юлларын табарга кем дә комачаулык итми. Ә кайбер авыл мәдәнят йортларында ат башы кадәр йозак эленеп тору, я булмаса, үз вазифаларын ишек ачып-ябуда гына күрү кебек күренешләр безнең район өчен дә ят түгел.

Иң беренче чиратта, мәдәният халыкка хезмәт итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2014Мәдәният елы