Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә 918 башлангыч сыйныф укучысына мәдәни көндәлекләр тапшырылды

Татарстан мәктәпләрендә барлык башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырыла башлады. Әлеге проект 2014 елда -Мәдәният елы кысаларында старт алган иде һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан хуплау тапты.

Проектны Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән Мәдәният министрлыгы оештырган. Максаты - киләчәк буынны рухи яктан үстерү, мәдәни байлыкларны хөрмәт итүнең нигезен булдыру. Проект нигезендә укучылар эзлекле рәвештә төп мәдәни чаралар белән танышып барачаклар, үзләре дә шушы чараларда катнашып, алган тәэсирләре турында көндәлеккә язачаклар. Балалар белән әти-әниләр дә мәдәни агарту процессына тартылачак.

Шундый көндәлекләр үткән ел беренче сыйныф укучыларына гына тапшырылса, быел ул барлык башлангыч сыйныфлардагы укучыларда да булачак.

Район мәгариф бүлеге методисты Резидә Мөдәрисова:

-1-4 сыйныфларда район буенча 918 укучы белем ала. Проект кысаларында барлык мәктәпләрдә дә Бердәм мәдәни дәресләр узды. Укучыларның барысына да әлеге көндәлек тапшырылды. Проектта үткән елда Чүпрәле районы укучылары актив катнашты, Татарстан Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында узган тантаналы чарага да барып, бүләкләр алдылар, "Әкият" курчак театрында булдылар, район мәдәният йортында да алар өчен бәйрәм чарасы узды.

Быел министрлыклар тарафыннан аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче укучылар өчен Казан шәһәренең мәдәни үзәкләренә экскурсияләр оештырыла. Марс, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары үткән атнада Габдулла Тукай исемендәге филармониядә, "Әкият" курчак театрында булдылар. Киләчәктә дә мондый чаралар башка мәктәпләр өчен оештырылачак.

Проект кысаларында "Укучының мәдәни көндәлеге сайтын иң актив кулланучы", "Иң мәдәниятле укучы көндәлеге" һәм "Иң мәдәниятле ата-ана" номинацияләре буенча конкурслар узачак. Киләсе елның май аенда аларга нәтиҗәләр ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәни көндәлек