Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Кем беренче?!

Район башкарма комитеты "Халык талантлары җәүһәрләре" дигән милли-мәдәни фестиваль үткәрү турында 2011 елның 1 декабрендә карар кабул иткән иде. Фестивальнең беренче өлеше авыл мәдәният йортларында төгәлләнде дә инде.

Халык һөнәре сәнгатен үстерү юнәлешендә фестиваль авыл осталарына үз эшләрен халыкка күрсәтергә зур мөмкинлек тудырды. Мәсәлән, Иске Кәкерле авылы, Зур Аксу, Городище осталары итек басу осталыгын күрсәтте. Иҗади юнәлештә дә авыл талантларын барлау өчен иҗат отчетлары зур мәйдан булды. Анда хореографик жанр, сәнгатьле сүз, музыкантлар, халык инструменты, фольклор ансамбльләре, җыр, драмматургия жанрлары, ШТК (КВН) командалары, гаилә ансамбльләре чыгыш ясады.

Һәр коллектив үзенең теге яки бу юнәлештә көчле булуын ачыклады. Иске Кәкерле, Зур Чынлы, Городище, Кече Чынлы, Мунчәли, Түбән Каракитә һәм башка авыл коллективлары оешканлык күрсәтеп, үз талантларына фестивальдә көч сынарга мөмкинлек бирделәр.

Әйе, һәр авылның үз тарихы бар. Мәдәни мирасны барлау-әнә шул тарих тамырларын өйрәнеп, киләчәк буыннарга калдыру-фестивальнең төп максатларының берсе булып тора.

Фестивальнең икенче өлешендә иң-иңнәр рәтенә кергән Шланга, Яңа Уби, Иске Шәйморза мәдәният йортлары беренче урын өчен, район мәдәният йортында көч сынашачаклар. Ә башка мәдәният учакларының уңышлы саналган аерым номерлары ике көн буе район тамашачысын җәлеп итәчәк. Иң мөһиме-үз талантларын халык үзе барлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният