Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Кече Чынлыда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗади отчет концерты узды + ФОТОЛАР

Кече Чынлы авыл мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗат отчет концерты булып үтте.

Мәдәният йортына килеп кергәч үк фоейда сугыш елларны, тылдагы хезмәтләрне чагылдырган күргәзмәләр оештырылган, һәм сугыш ветераннарына багылшанган стендлар куелган иде.

Концертны Җәләлдинова Гөлназ башлап җибәрде җибәрде, һәм беренчеләрдән булып баянчылар Юсупов Шәүкәт, Фәхретдинов Шәүкәт, Сәйфетдинов Рөстәм һәм Шәйдулов Марат татар халык көйләренә төзмә башкардылар, бу номерны тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.

Концерт вакытында экранда Кече Чынлы авылы тормышы, сугыш ветераннары белән булган әңгәмәләрне тамашачыларга тәкъдим ителде. Бу әңгәмәләр, бүгенгесе көндә ике ветеран гына исән калганда, зур бүләк булды.

Талгын музыка астында, хәрби киемнәрдә мәктәп укучылары башкаруында хәрби вальс, тамашачыларны сугыш елларына кайтарган кебек булды.

Концертта олы яшьтәге хезмәт ветераннары да бик теләп катнаштылар. Губайдуллина Фәридәнең чын артистларча җырлавы, Юсупов Шәүкәтнең баянда уйнап җырлавы һәм дә Шәкирова Мөсфирәнең, Зәйдуллова Фәридәнең, Гөлүсә Юсуповаларның моңлы җырларын тамашачылар бик яратып тыңладылар.

Мәктәп укытучыларының "Гөлҗамал" исемле фольклор ансамбле сугыш елларын чагылдырган күренешләрне тәкъдим иттеләр. Аеруча Сәфиуллина Ләйсән белән Әнис Хәлилов башкаруындагы "парлы бию" номеры осталык белән башкарылды.

Һәр елны диярлек, иҗади отчет концертларында тамашачыларга үзе иҗат иткән шигырьләрен Зәйтүнә Салакаева матур итеп башкара, һәм бу елны да ул бик матур чыгыш ясады, анарга киләчәктә дә иҗатында уңышлар гына теләп калабыз.

Һәм инде бөек дәрәҗәдә үткән концертка үзләреннән зур өлеш керткән Кече Чынлы мәктәп коллективына зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иҗади отчет концерты Бөек Җиңүнең 70 еллыгы