Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Кече Чынлыда концерт

Кече Чынлы авылы талантларга бай авыл. Биредә нәниләргә дә, олыларга да үзләренең сәләтләрен ачарга мөмкинчелек бар.

Фестиваль кысаларында үткән концертта "Гөлҗамал" фольклор группасының "Утыраек әле бүген кич" исемле чыгышын караганда элеккеге заманнарга эләккәндәй хис итте тамашачы үзен. Алып баручының күренекле шәхесләребезнең исемнәрен игълан итүе генә безне бүгенге көнгә кайтарды... Алар бездә бик күп: М.Хөснетдинов, Р.Таҗетдинов, Р. Җамалетдинов, Ф.Җәмдиханова, К.Миңлебаев, А.Алимов, Р.Арсланова һ.б., һ.б..

Алсу Хәернасова, Гөлүсә Юсупова, Мәсхүт Шагиев, Гөлназ Хафизова, Фәния Салихова, Радик Юсупов, Гөлнәзия Фәхретдинова, Шәүкәт Юсуповның җырлаулары һәркемнең күңеленә хуш килде. Тамашачы аларның һәммәсен җылы кабул итте. Шактый зур иҗади йөк тупларга өлгергән, тамашачыларның күңелен яулаган Тәлгать Фәхретдинов, Ләйсән Сәйфетдиновалар кабатланмас тавышлары белән тамашачыларның яраткан җырчыларына әйләнделәр.

"Яшь сандугачларыбыз" -Булат Бухаров, Фаиль Сагъдиев, апалы-сеңелле Алиулловалар, читтән кайткан кунагыбыз-авылдашыбыз Лилия Жәмдиханова җырлары белән тамашачыны әсир итә алдылар.

Ел саен чыгыш ясаган Фирая Фәхретдинова җитәкчелегендәге "Ләйсән" исемендәге кызлар вокаль ансамбле иң югары дәрәҗәдә чыгыш ясады.

Реклама

Гөлсинә Фәһим кызы җитәкчелегендәге халык уен кораллары ансамбле, "Мин сине шундый сагындым" җырын башкарып, курайда уйнаган Марат Шәйдуллин, скрипка белән чыгыш ясаган Рамина Зәйнулловалардан безгә үрнәк аласы бар.

Лилия Сәйфетдинова һәм Резидә Айзатуллова башкаруында замана биюен, Диләрә Мөшәрәпова башкаруында шәрыкъ биюен, Гөлназ Җәлалетдинова җитәкчелегендә оештырылган 3 нче сыйныф укучылары башкаруында "Рус халык биюе"н, егетләрнең "Өчле" биюен, Динә Сөләйманова башкаруында акробатик биюләрен тамашачы сокланып карады.

Илсөяр Сөләйманова, Җәвидә Хәкимова Данил Салиховның "Бәхетеңне кәҗә сөзсә" юмористик сәхнә күренеше тамашачыны рәхәтләнеп, туйганчы көләргә мәҗбүр итте. Мәктәп укучыларының КВН командасы да уңышлы чыгыш ясады.

Әйе, авылыбызның үткәне, тарихы бай, гыйбрәтле, киләчәге өметле. Әлеге чара шуны күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният

2
X