Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Кече Чынлы авылы мәдәният йортында “Олы хөрмәт сезгә” кичәсе узды

Кече Чынлы авылы мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр декадасы уңаеннан "Олы хөрмәт сезгә" дигән кичә узды.

Бу көнне чарага авыл халыкының олы хөрмәтенә лаек булган кешеләребез җыелды. Алар сугыш чоры, авыр еллар кичкән буын. Алар әлеге бәйрәмне ел саен көтеп алалар. "бер күрешү-үзе бер гомер" диләр бит. Чәй табыны артында рәхәтләнеп сөйләшеп, күңел ачып кайталар.

Быел да кичәдә алар өчен матур җырлар җырланды, мөнәҗәтләр әйтелде. Өлкәннәребез үзләре дә моңлы баян тавышына кушылып җыр сузды, биеде, хәтта яшьлек елларын искә алып "йөзек салыш" һәм башка уеннар уйнадылар. Һәркайсының йөзеннән нур бөркелде, рәхмәтләр белдерделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр декадасы