Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Искезадурлылар "Орчык" бәйрәменә җыелды

Татар халкының тирән тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бихисап. Ләкин кайберләре заманалар үзгәрү белән вакыт тузаны астында калган.

Иске Задур авыл клубында шуларның берсе - "Орчык бәйрәме" үткәрелде. Ул кара көз җитеп, җиргә кар төшкәч уздырылган. Хуҗа кеше күп итеп сарык йоны әзерләп куйган, өмә буласы көнне мич ашлары, бәлешләр, гөбәдияләр пешергән.

Өмәгә күрше-күлән, дус-ишләр чакырылган. Бергәләп күмәк эш башкарганнар: кемдер йон теткән, кемдер өрләгән, кемдер йомгакка чорнаган, кемдер бәйләгән. Әбиләре, әниләре белән килгән балалар да буш тормаган: малайлар орчык ясау һөнәрен үзләштергәннәр, ә кыз-балалар өлкәннәрдән кул эшләренә өйрәнгәннәр. Ә инде эшләргә күңелсез булмасын өчен, болар барысы да уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барган. Эш тәмамлангач, хуҗа эшчеләрне тәмле ризыклар белән сыйлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Орчык" бәйрәме