Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Иске Кәкерледә “Ял концерты" узды + Фотолар

8март - Халыкара хатын кызлар көне" нә багышланган кичәгә Яңа Кәкерле,Яңа Ишле,Татар Төкесеннән үзэшчән сәнгать коллективлары килеп халыкка бик матур "Ял концерты" күрсәтте.

Бәйрәмне авыл башлыгы Сәхаутдин Хөсәинов башлап җибәрде.Ул барлык хатын -кызларны бәйрәм белән котлады,эшләрендә уңышлар,гаиләләренә иминлек,бәхет теләде.Татар Төкесеннән Тимур Аббазов,Талгат Аббазов,Яңа Кәкерледән Энҗе Валиуллина,Яңа Ишле мәдәният йорты директоры Наил Арслановның,Иске Кәкерледән Хусаинов Илдар,Аббазов Маратның җырларын тамашачылар бик яратып кабул иттеләр.

Авылыбызның яшь җырчылары Ранис Алеев,Рузилә Исхакова,Илмира Багаветдинова,Алсу Усманова тамашачыларга бәйрәм сәламнәрен юлладылар."Кәкерле яшьләре", "Ялкын "бию коллективлары дәртле биюләре белән чыгыш ясадылар.Тамашачылар аеруча "Чегән","Кадриль",Татар халык биюләре,"Су буенда" композициясен алкышларга күмде."Кәеф ничек?"КВН командасының чыгышын,кызыклы юмористик өзекләрне халык яратып карады.Балалар фольклор группасы да уңышлы чыгыш ясады.

Иске Кәкерледә көн буена сузылган бәйрәм кич белән яшьләр дискотекасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният концерт авылда