Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Иске Кәкерле авылында өлкәннәр бәйрәме узды

Яшьнәп яшәр чак әле Иске Кәкерле авылы мәдәният йортында "Өлкәннәр көне" уңаеннан бәйрәм чарасы үтте.

Бу чара Ранис Алеев башкаруында "Әнкәйләргә рәхмәт" җыры белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Сәхәветдин Хөсәенов өлкәннәргә үзенең теләкләрен җиткерде.

-Сез, безнең өчен үрнәк һәм горурлыгыбыз, якын ярдәмчеләребез, зирәк остазларыбыз. Күбегез хәзер дә актив тормыш рәвеше алып бара. Җәмәгать оешмаларында эшлиләр, үзешчән сәнгатьтә дә катнашалар. Сезне бүген дә сәхнәдә күрәбез. Нык сәламәтлек, иминлек, тыныч тормыш телим сезгә,-диде.

Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.Тәрбияче Рәмзия Җәлалтдинова "Сөеклеләрем" дигән җырын, Рәсим Фаткуллин белән Ильмира Иматдинова милли биюләребезне башкардылар, Алсу Усманова чыгыш ясады. Өлкәннәр тәрбиячеләр тарафыннан куелган фольклор композицияне бик яратып кабул иттеләр.

Аларга "Шәл бәйләүчеләр өмәсе" күренеше тәкъдим ителде. Авылыбызның оста гармунчылары Равил Сабирҗанов, Рифкат Хөснетдиновлар онытылып барган авыл көйләрен гармунда уйнадылар. Аларга кушылып өлкәннәребез җырлады да, биеде дә. Бәйрәм сәламе итеп "Картаямыни соң, йөрәк?" җырын Сәрия Исхакова башкарды.

Реклама

Авыл китапханәсе мөдире Рәфисә Хөсәенова, мәдәният йорты директоры Рөстәм Фаткуллин олыларга изге теләкләрен җиткерделәр.

Татар Төкесе авылыннан Фатыйма апа Хәсәнова:

-Үткәннәрне искә алдык, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Безне хөрмәт итеп, шушындый күңелле очрашу уздырган җитәкчеләргә, оештыручыларга зур рәхмәт!, -диде бәйрәмебез ахырында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр өчен