Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Иске Шәйморза авылында иҗат отчет концерты узды + ФОТОЛАР

Иске Шәйморза авыл мәдәният йортында бу көнне алма төшәргә дә урын юк иде.

Кичәнең башында авыл җирлеге башлыгы Ильгам Бикчуров Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗади-йомгаклау концертына кереш сүз сөйләп, кичәне ачык диеп белдерде, һәм бәйрәмгә чакырылган сугыш һәм хезмәт ветераннары Абдрахман абый Камалетдинов һәм Әнвәр абый Фәхретдиновларга истәлек бүләкләре тапшырды.

Экранда күрсәтелеп барган Бөек Ватан сугышында Совет гаскәрләренең, шулай ук якташларыбызның күрсәткән чиксез батрлыгына багышланган видеороликны тамашачылар аягүрә басып алкышладылар.

Ә сәхнәдә халкыбыз моңнары Сабантуй бәйрәменә чакыра иде. Җыр-бию, төрле уеннар, ат чабышлары белән башланып киткән бәйрәмне сугыш залплары алыштырды. Сукса тимер өзәрдәй ир-егетләребез илебезне яклап яуга киттеләр. Ә авылда калган карт-коры, бала-чага тылдагы бөтен авырлыкны ничек күтәргәнне "Сөмбелә" фольклор ансамбле, сугышта вакытлыча тынлык урнашкан арада солдатларның ял итү күренешен сәхнәләштерделэр. Аларның чыгышларында Ватан-Анага булган тугрылык, якыннарына булган мәхәббәт, сагыну хисләрен чагылдырган шигырьләр, җырлар, биюләр тамашачыга чынбарлыкны күзалларга ярдәм итте.

Укытучылардан торган вокал төркем чыгышлары халкы тарафыннан югары бәяләнде. Сәхнәбез ветераннары Мәсхуть абый Басыйров, Альберт абый Идрисов, Казыйхан абый Шәмсетдинов, Әлфия Халитова, Роза Аксёнова, Тәлгат Җәббаров, Рамил Әбдрәкыйповның чыгышлары белән бер рәттән яшь җырчыларыбыз Айгөл Каюмова, Елена Еремеева, Дмитрий Глухов, Ангелина Аврелькина, Екатерина Задонская һәм башкаларның җырлаулары, өч төркемнән торган "Яшьлек" бию ансамбленең дәртле биюләре тамашачылар күңелендә якты эз калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният иҗат отчет концерты