Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

ИлСаф туган ягында

ИлСаф... Әлеге исемне ишетү белән күңелгә үзебезнең җирлек белән горурлану хисләре кереп оялый. Мөгаен, әлеге хисләр җырчы-якташыбызның нәкъ менә биредә, Яңа Кәкерле авылында туып-үскәненә күрә билидер...

Илсур Сафин-ИлСаф буларак, республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә яхшы таныш. Әлеге җырчының репертуарында туган җире-Чүпрәлегә багышлап җырланган популяр җырлары да бихисап. Әлеге җырларда Чүпрәленең гүзәлллеге генә түгел, ә туган якка булган хис-кичерешләр тойгысы да ярылып ята.

Яңа Кәкерле авылында туып-үскән ИлСаф балачактан ук җыр-моңга гашыйк була. Шулай да язмыш юллары аны башкарак якка алып китә. Авыл хуҗалыгы инженеры белгечлеге алганнан соң, ул туган авылында хезмәт итә башлый. Тик балачак, яшьлек хыяллары җиңә, күңеле белән һәрчак сәхнәдә булган егет, ниһаять, барысын да ташлап, җырчы булу юлын сайлый. Һәм менә бүген ул кешеләрне илһамландырып, үзенең җырлары белән җылылык, яктылык өләшә.

Чыннан да, аның репертуарындагы кайсын гына алма, булсын ул-«Әбиләр чуагы», «Көт әле, дисең», "Кайталар кыр казлары", «Гомер бергә үтсен», «Тәрәзәләр-әнкәй күзләре»- һәммәсе дә тамашачы тарафыннан яратып кабул ителгән җырлар. Ә алар кайсы гына сәхнәдә, кайсы гына Сабантуй мәйданында яңгырамаган икән?!

Агымдагы елның җәй айлары да җырчы өчен "урак өсте" булган. Күп кенә бәйрәмнәрдә, Сабантуйларда чыгыш ясап, яңа мәдәни программасы белән көзге айларда ул янә сезон ачып җибәрмәкче. Республикадан читтә яшәүче милләттәшләребез янына-Самарага, Тольяттига, Сызраньга һ.б. шәһәрләргә дә барырга уй-ниятләр кора ул.

Шушы көннәрдә исә җырчыбыз район халкына да зур бүләк әзерләп йөри. Киләсе атнаның 26 июленнән башлап, ул район авыл мәдәният йортларында (26 июль-Иске Кәкерле, 27се-Каракитә, 28се-Иске Чокалы, 29ы-Шәйморза, 30ы-Кече Чынлы), ә 31 июльдә район мәдәният йортында "Хыял дөньясында" дип исемләнгән өр-яңа концерт-тамаша программасын тәкъдим итәчәк.

Тамаша ИлСафның иҗатташ дуслары белән бергәләп, чыгышларына яңа, матур җырлар, биюләр, мәзәкләр кергән. Ул, шулай ук, бию-балет төркеме башкаруындагы күп кенә концерт номерларына да бай булачак. Скрипка, юмор осталары Данир Сабиров, Алмаз Мирзаяновның җор теллелеге залда утыручыларда онытылмас мизгелләр калдырыр дип ышанасы килә. Концерт программасында яшь җырчылар: Гөлназ Закирова һ.б. да чыгыш ясаячак. Ә көз айларында шушы программа исеме белән яңа диск дөнья күрәчәк.

Шәхси тормышында да кайтып сыеныр матур гаиләсе, тормыш иптәше-Миләүшәсе, югары уку йортында белем алучы кызы Энҗесе, ә инде туган ягында яраткан әнисе бар аның.

Үзенчәлекле тавышы, ягымлылыгы белән кешеләр күңелен яулаган якташ-җырчыбыз ИлСафның исеме бүген хөрмәтле, дәрәҗәле олы артистлар исемлегендә йөри. Киләчәктә дә шушы үрдә калып, иҗатының дәвамлы булуын телик аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният