Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

ИлСаф авылдашларына концерт бүләк итте

Бөек Җиңү көненә Татарстанның атказанган артисты ИлСаф үзенең авылдашларына зур бәйрәм бүләге ясады. Гомер бәйрәменә багышланган программа буенча бик матур концерт куйды. Чарада район башлыгы Александр Шадриков һәм район башкарма комитеты җитәкчеснең урынбасары Айрат Җәлалов та кунак булдылар.

Җитәкчеләр райондаш җырчыбызны ИлСафны хөрмәт итүләре һәм аның белән горурланулары турында сөйләделәр. Авылдашыбызга карата әйтелгән җылы сүзләрне авыл халкы көчле алкышлар белән кабул итте. Мәктәп коллективы, үз чиратында , ИлСафны туган көне белән котлап , Рәхмәт хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Шыгрым тулы залда алма төшәрлек урын юк иде.Моны авыл халкының һәм кунакка кайтучыларның ИлСафка булган хөрмәтләре һәм рәхмәтләре итеп кабул итәргә кирәк.Тамашачыларның йөзләрендә аның белән горурлану һәм ярату хисләре ярылып ята иде.
Авылыбыз бик зур булмаса да, зур талантка ия булган шәхесләребезнең күп булуы безне куандыра, горурландыра. Концертта шагыйрь һәм композитор Иршат Заир улы Закировның үзе иҗат иткән "Без- мишәр егетләре"- дип исемләнгән җырын ИлСаф белән икәү башкарулары тамашачыларның күңеленә бик хуш килде.
Ике сәгатьтән артык барган бәйрәм концерты авыл халкының күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ИлСаф