Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Иҗатында халык җырлары

Татар җырчылары арасында үзенең үзенчәлекле тавышы белән аерылып торган Закир Шаһбан күпләргә таныш. Киләсе атнадан ул үзенең сәхнәдәге 17 нче иҗат сезонын безнең район, авыл мәдәният йортларыннан башларга уйлаган. Шулай итеп, атна дәвамында ул иҗатташ дуслары белән биредә булачак.

Бүген татар халык җырларының югала баруын, гореф-гадәтләребезгә дә игътибар азаюга борчыла җырчы. Шуңа да иң элек шушы юнәлештә эшләргә, ә моны һичшиксез авыллардан башларга уйлаган ул.

Закир Шаһбан Себер якларында туып үсә. Әмма аңа кечкенәдән үк якты дөньяны күрү мөмкинлеге насыйп булмый. Ул белемен дә сукырлар өчен махсус мәктәпкә йөреп ала. Яшь Закир кечкенәдән үк җыр-моңга гашыйк була. Аеруча, Әлфия Әфзалова, Илһам Шакиров, Флёра Сөләйманова, Габдулла Рахимкулов җырларын яратып тыңлый ул. Шул ук вакытта үзе дә "Тургай" театр-студиясенең солисты була. Әлеге төркем себер татарлары фестивале лауреаты исемен яулый. Аннан Закир Шаһбанны әйбәт белүчеләр аны "Заман егетләре" коллективы белән озак еллар эшләвен яхшы хәтерлидер. 1995 елда аңа "Татар җыры" фестивале лауреаты бирелә.

Яшьтән үк җырчының татар халык җырларын аеруча яратып башкаруы аның гомере буенча иҗатында дәвам итә. Шуңа да аның репертуарында олуг җырчыларыбызның берсе булган Илһам Шакиров башкарган "Кара урман" шикелле җырларны ишетү гаҗәп түгел. Татарстан Республикасының атказанган артисты Закир Шаһбанның Чүпрәледә күренмәгәненә байтак еллар үткән. Шуңа да ул үзенең концерт программасын халык күңеленә үтеп калырдай итеп оештырырга тырышкан. Серләрне бик үк чишеп җиткермичә, программаның татар җырларына гаять бай булуын гына әйтеп үтәсе килә. Аннан концерт дәвамында тере баян, гомумән тере тавыш кына яңгыраячак.

Концерт программасын оештыручы Әлфия Хәбибуллина әйтүенчә, концерт тулысынча аралашу, җыр дәресе, сәяхәт итү формасында үтәчәк. Төрле конкурслар үткәрү каралган, шуңа да иң актив тамашачылар Закир Шаһбанның үзеннән олы бүләкләр алачаклар.

Репертуардагы җырларга килгәндә, элек җырланганнары да, яңалары да булачак, ә темага килгәндә алар күбрәк газиз әниләребезне гәүдәләндерәчәкләр. Концерт-кичә барышында шаяру, уен-көлке дә күп булачак. Әмма нәфис сүз осталары билдән түбән юморны телгә дә алмаячаклар. Алда әйтелгәнчә, тамаша тәрбия чарасы сыман күзалланган һәм ул әле яңа гына кабул ителгән "Балаларны сәламәтлек һәм үсешкә зыян салучы мәгълүматтан саклау" закон нигезендә 12 яшьтән өлкәнрәк балалар катнашуына юнәлдерелгән.

Халкыбыз җырларын пропагандалауны максат итеп куйган чираттагы иҗат сезоны белән җырчы республиканың барлык районнарын да әйләнеп чыгарга уйлый. Димәк, милләттәшләребезгә янә бер тапкыр элек елларда районнар буенча гастрольләрдә йөргән яраткан җырчыларыбыз: Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Флюра Сөлейманова һәм башкалар тарафыннан башкарылган җырларны ишетү, гомумән Закир Шаһбанның үзе белән шәхсән аралашу мөмкинлеге туачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Закир Шаһбан