Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Иҗат концертлары гөрли

Бу көннәрдә һәр авыл җирлеге, мәктәп коллективы, авыл үзешчәннәре, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә туган авылының тарихын, гореф-гадәтләрен барлый. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү алдыннан ветераннарын хөрмәтли, сугышларда башларын салган батыр солдатларын хөрмәт белән искә ала.

Каракитә авылы мәдәният йортында үткән чираттагы иҗади отчет концертына да тулы әзерлек күрелгән. Концерт программасында аулак өй күренеше, фольклор ансамбльләр, үзешчәннәр чыгышлары киң урын алган иде. Аеруча "Аулак өй" күренешендәге заманча тормыш рәвеше алып барган яшьләрдә әби-бабайлар чоры кызыксыну уятуы бик тасвирлы итеп бирелде.

Гармунчылар, курайда уйнаучы Илдус Рәимовның чыгышлары борынгы көйләребезне яңгыратты, балалар бию төркемнәре башкарган номерлар һәркемнең күңеленә хуш килде. Авылның үзешчән шагыйрәсе Кадрия Шәйдуллина үзенең иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Әлбәттә, сугыш темасы да иҗади отчет концертының төп өлеше булып торды. Шул ук вакытта тамашачы тарафыннан заманча тормыштан алынган кызыклы хәлләр, КВН командасының чыгышлары җылы кабул ителде. Мәдәният йортына килгән авылның яше-карты бер елады, бер көлде, өлкәннәр исә күңелләрендә яшьлек елларын барлады.

Концерт ахырында район мәдәният бүлеге начальнигы Данир Шәрәфетдинов сәхнәгә күтәрелеп, каракитәлеләрнең тырышлыгын югары бәяләде. Шулай ук, мәдәният өлкәсендә, башлыча биналарга кагылышлы проблемалар булуын әйтте.

-Башка авыл мәдәният йортларына хас, әйтик, төзелеш, яисә, ремонт эшләренең кирәклеге биредә дә сизелә. Хөкүмәт, җитәкчеләр тарафыннан бу уңайдан күп төрле эшләр башкарыла. Киләчәктә мәдәният йортларыбыз яңарыр, авыл яшьләренә сәләтләрен ачыр өчен яңа сәхнәләр булыр, дип ышанып калабыз. Авылларның яшәешендә мәдәният учакларының да роле бик зур,-диде Данир Шәрәфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иҗат концертлары