Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Халык моңнарын – халыкка

Зур Чынлы авылы мәдәният йортында "Халык җәүһәрләре" фестивале кысаларында үткән "Халык моңнарын-халыкка" дип исемләнгән иҗат отчеты үзенең татар халык илаһи моң дөньясын ачык чагылдыруы белән истәлекле булды.

2012 ел тарихыбызны барлаучы ел буларак билгеләнсә, концерт дәвамында әлеге юнәлеш-тә гаять күп кырлы эш алып барылды. Авыл халкы, уңганнары ярдәмендә мәдәният йортының фойесында элеккеге гореф-гадәтләребезне чагылдырган, татар авыллары тормышын барлаган кул эшләнмәләренең күргәзмәсе оештырылды.

Концерт программасы да борынгы җырларга бик бай иде. Шуңа да залны тутырып килгән олы яшьтәге авылдашларны ул яшьлек елларына кайтарды. Аеруча баянда уйнаган Исмәгыйль Юсупов, мөхтәрәм авылдашыбыз Шәүкәт Алтынбаевның җырлавын (рәсемдә), үсеп килүче яшь җырчыларны зал көчле алкышларга күмде. Концерт программасы төрле, аеруча яшьләр башкаруында эстрада биюләренә бай иде. Бу көнне авылның уңган-булган гаиләләре үзләрен җыр-моң өлкәсендә дә сынап, тамачашылар алдында чыгыш ясадылар.

КВН төркеме башкаруында бүгенге беткән авыл, мәктәпләр проблемасы яктыртылды.

Иҗат отчеты концертыннан авыл халкы рухи дөньяларын баетып, аны оештыручыларга, мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфруз Баһаутдиновага рәхмәтләр әйтеп таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният