Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Гөрли фестивальләр моңы

Үткән атнада Ульяновск өлкәсе Нагаткино поселогында регионара татар халык иҗатының VII балалар "Язгы моңнар" фестиваль-конкурсы булып үтте.

Ел саен әлеге фестиваль тирә-як районнарда, республикаларда үзенең теләктәшләрен табуы куанычлы күренеш. Агымдагы елда биредә Ульяновскның үзеннән генә түгел, хәтта Чувашия Республикасыннан, аеруча Шыгырдан, Татар Согыты, Цильна районының Тимерчән, Елховое озеро һәм башка авылларыннан яшь талантлар катнашты, һәркем үзенең иҗади сәләтен тәкъдим итте. Безнең районнан хореография номинациясендә Шланга авылыннан "Яшьлек" бию ансамбле (җитәкчесе Ольга Ефремова) I дәрәҗәдәге лауреат исеменә, вокал буенча урта яшьтәгеләр төркемендә Ранис Алиев һәм "Умырзая" халык уен-кораллары ансамбле, шулай ук, I дәрәҗәдәге лауреат исемнәренә , вокал-соло яшьүсмерләр төркемендә Динә Әхсәнова I I дәрәҗәдәге һәм Гөлназ Мәхәммәтҗанова III дәрәҗәдәге лауреат исемнәренә лаек булдылар. Шулай ук, Шланга вокал ансамбле II дәрәҗәдәге лауреат исемен яулады. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Реклама

-Фестивальдә катнашып, күп шәхесләр белән аралаштык, тәҗрибәләр алыштык. Күңелле булды, һәркем аннан илһам алып кайтты,-ди Шланга авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Альберт Мөхәррәмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язгы моңнар