Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Җырлыйбыз да, биибез дә...

Район мәдәниятчеләре бер дә тик тормый. Бу көннәрдә дә планнарында күп кенә чаралар, бәйгеләр үткәрү каралган.

Шуларның берсе "Яшь йолдыз" конкурсы.

Республикада ел саен "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты" конкурсын үткәрү дә традициягә әйләнде. Әлеге конкурсның беренче туры быел Апас районында үтәчәк. Сигез номинация буенча үтүче конкурска безнең районнан да катнашучылар бар.

Район китапханә хезмәткәрләре исә бу көннәрдә 2011 еллык хезмәт эшчәнлекләренә анализ ясауны күздә тоткан семинарга әзерләнәләр. Һәм дә инде мәдәният өлкәсендәге яңалыкларның берсе булган-авыл халкы тарафыннан көтеп алына торган иҗат отчет концертларына 4 февральдә старт биреләчәк.

"Халык җәүһәрләре" фестивале кысаларында үтүче тәүге концерт Иске Кәкерле һәм Зур Чынлы авылларында булачак",- ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Данир Шәрәфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният