Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Дарина Мәскәүдә чыгыш ясады

Мәскәү шәһренең Сокольники паркында "Парафест-2015". Сокольникида яз" гомумроссия интеграцион сәнгать һәм спортка багышланган фестиваль булып үтте.

Әлеге чарага Россиянең бик күп шәһәрләреннән һәм өлкәләреннән физик мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр дә,олылар да килгән иде. Җыр, бию, сәнгатьле уку, үзләре иҗат иткән әсәрләре буенча сәләтләрен барладылар алар.

Татарстанның Чүпрәле районыннан җырчы кыз Дарина Фәхретдинованың әлеге фестивальдә беренче катнашуы түгел, шуңа да аны яратып өлгергән тамашачы аеруча җылы каршы алды.

Фестиваль Бөек Җиңүне каршы алуга әзерлек кысаларында узды. Дарина Фәхретдинова билгесез солдатның шигыренә язылган "Соңгы минутларда" җырын һәм рус телендәге "Один лишь раз" композицисен башкарды.

Һәрвакыттагыча сәхнәдә башкару осталыгы, моңлы тавышы белән аерылып торган Дарина бу юлысы да тамашачының мәхәббәтен яулады. Залдан "Әфәрин,булдырасың" дигән тавышлар аңа тагын да көч куәт, өстәде.

Дарина Фәхретдинова фестивальнең символы булган-статуэткага һәм бүләкләргә лаек булды. Фестивальдә җылы мөгамәлә тудырган һәммә кешегә рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сокольники Дарина Фахрутдинова