Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәлеләр һәм буалылар концертлар белән кунакка йөрешә

2014-Мәдәният елы уңаеннан һәм 2012-2014 елларда "Авыл клублары" республика программасы нигезендә төзелгән мәдәният йортларының эшчәнлеген тулыландыру максатыннан Татарстан районнарында үзешчән иҗат коллективларының концертлары бара.

Чаралар күрше районнарның бер-берсенә "кунакка йөрешеннән" гыйбарәт. Шушы көннәрдә күрше буалылар Хорновар-Шигали авылында да концерт куеп киттеләр, ә чүпрәлеләр исә Буа районының Чураково авылында булдылар. Концерт башланганчы ТР Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар Шакир Ягудин, Ринат Гайззәтуллин халык белән аралашты. Чүпрәле башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов район күләмендә башкарыла торган эшләр белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2014Мәдәният елы