Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле мәдәниятчеләре бер-берсенә кунакка йөри

Район авыл мәдәният йорты үзешчәннәре бер-берсенә кунакка йөрүне үткән ел ук гадәткә керткән иде. Быел да шушы традициягә тугры калып, сигез авыл мәдәният хезмәткәрләре бергәләп концертлар куеп йөри.

Беренче концерт Татар Бизнәсе авылында узды. Аннан мәдәниятчеләр Зур Чынлыда, Каракитәдә халыкны ял иттерде. Алда концерт турлары Иске Чокалы, Иске Шәйморза, Кече Чынлы, Яңа Чокалы һәм Кече Шәйморзада, Иске Задур сәхнәләрендә узачак.

Бер-берсенә мондый кунакка йөрешүне мәдәният хезмәткәрләре "Дуслык визиты" дип атаган.

-Бер сүз белән әйткәндә, авыл халкы алдында мәдәният хезмәткәрләре имтихан тота, дисәк тә була. Концерт турыбыз "Халык моңнарын-халыкка" дип атала. Ул халык көйләре, эстрада әсәрләре, нәфис сүз, шаян биюләр, инсценировкалар, милли йолаларны барлаган фольклор чыгышлар белән баетылган. Көзге эшләрдән соң, авыл халкы да тамашаларга куанып килә, рәхмәт сүзләре әйтәләр,-ди Иске Шәйморза авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сөмбелә" халык ансамбле җитәкчесе Фәридә Җәббарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәниятчеләр кунак