Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

“Балкыш”та балкып

Агымдагы ел башынннан Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән сәнгать башкаручыларының "Балкыш" фестивале үтүе хакында игълан ителгән иде.

Фестиваль ТР Ветераннар иҗтимагый оешмасы инициативасы, республика җитәкчелеге ярдәме белән, ТР Мәдәният министрлыгы, башка ведомстволар һәм оешмалар тарафыннан оештырылган әлегәчә беренче чара булып тора.

Аның максаты татар мәдәниятен саклау, шулай ук, актив өлкәннәребезнең сәләтләрен барлауга юнәлдерелгән. Чара республика районнарында берничә турда ялгыз җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор, поэзия һәм хореография номинацияләре буенча уздырылды.

Ниһаять, үткән атнада Казан шәһәренең Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә "Балкыш" ("Сияние") фестиваленең гала-концерты үтте. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Фестивальнең гала-концертында август аенда Буа шәһәрендә үткән зона этабында җиңү яулаган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Сердцева һәм Әлфия Яхиева чыгыш ясадылар. Әлбәттә, фестивальдә тәкъдим ителгән номерлар югары әзерлек һәм осталык белән аерылып торды. Районыбыз үзешчәннәренең хезмәте жюри тарафыннан югары бәяләнеп, алар Дипломнарга һәм бүләкләргә лаек булдылар. Баянда Илгиз Нәсыйбуллин уйнады.

Фестивальнең иң олы яшьтәге катнашучысы, Алабугадан 94 яшьлек Николай Жигунов иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль Балкыш