Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Бәйрәм һәм мәдәни чаралар

4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне. Россиядә бу көн 2005 елдан билгеләп үтелә. Дәүләти әһәмиятле бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа.

Төрле милләт вәкилләренең бергәләшеп Мәскәүне илбасарлардан азат итүе Ватанга куркыныч янаган очракта халыклар арасындагы бердәмлекнең көчен ачык чагылдыра. Әлеге бәйрәм республикабызда Конституция кабул иткән көннәргә дә туры килә. Шул рәвешле илкүләм әһәмиятле тарихи көннәр илебездә һәм республикада ял бәйрәмнәре буларак бил-геләнә.

Бу уңайдан район күләмендә төрле бәйрәм чаралары да үткәрү күздә тотыла. Барлык авыл мәдәният йортларында ял кичәләре, уңыш бәйрәмнәре оештырылу планлаштырыла. Район мәдәният йортында бәйрәм кысаларында 3 ноябрь көнне 19.00 сәгатьтә яшьләр арасында тарихи мәдәни-мирас белемнәрен барлау максатыннан интеллектуаль уен, 4 ноябрь көнне-"Көзге бал", 5 ноябрь көнне-Халыкара бердәмлек көненә багышланган концерт, 6 ноябрь көнне-дискотека үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният