Алсу Әбелханова якташларына җыр-моңнарын бүләк итә
26 октябрьдә Мунчәли авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йортын яңадан кулланышка тапшыру тантанасы булачак.
Чаралар иртәнге сәгать 10.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмгә кайткан кунакларны Данир Сабиров иҗатташ дуслары белән юморга, җыр- моңга кумәчәк. Кичен исә якташыбыз -Татарстанның атказанган артисты, Мунчәли кызы Алсу Әбелханова узенең сольный концертын тәкъдим итәчәк. Якташыбызның концертлары 27 октябрьдә Шлангада , 28 октябрьдә Иске Кәкерледә, 29 октябрьдә Иске Чокалыда 30 октябрьдә Иске Чүпрәле мәдәният йортында да узачак. Башлана 19.00 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев