Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Зур Чынлы авылының үткәнен, бүгенгесен  барлаган репортаж

Бүген авылда

Интернетта Википедиядәге мәгълүматларларга караганда,  Чүпрәле районы Зур Чынлы авылына 17 гасырның икенче яртысында (1674 елда) нигез салына.

Тарихтагы эзләр

Милләте буенча татар булган Сембер өязе Чокал авылы кешесе Шимайка Васильев (исем-фамилиясе  русчалаштырылган булса кирәк) Сембер Приказлар  йорты воеводасы Петр  Алексеевич Головинга  Чынлы елгасы буенча урнашкан Алгаш  авылы яныннан  20 кешегә ирекле  җир биләмәләрен бүлеп бирүне сорап үтенеч яза.

1674 елда шушы 20 җан башына 20 шәр чиректэн 400 чирек җир бүлеп бирелә. Бу кешеләр шушы  урында яңа авылга  нигез салалар. Авыл Шимайка Васильев  исеме белән  “Яңа Шимаево”  дип йөртелә башлый. Соңрак авыл “Ярамай Чынлысы”,   ә аннан соң Зур Чынлы исеме ала. Авыл Буа  өязе Елшан волосте, соңрак Сембер өязе  Алгаш волостенә кертелә, ә 1865 елда үзе волость  үзәгенә әверелә.

1835 елда дәүләт крестьяннарының  йомышлы   крестьяннарга  күчерелүе уңаеннан,  Зур Чынлы  авылы халкына   христиан дине белән иман нуры иңдерү күздә тотыла һәм  авылдагы  4 йорт, 12 ревизия җаны көчләп чукындырыла. Ләкин 1848 елда бу кешеләрнең  православие диненә күчмәүләре билгеле булгач, алар чукындырылган  чуваш халкы яшәгән күрше Иске  Алгаш авылына күчерелә. Аларга 186 десятин 672 сажин җир бүлеп бирелә.

1865 елда Зур Чынлы авылында 245 йорт һәм 743 кеше була, 1903 елда 365 йорт һәм шуларда 2363 кеше яши. Авылда 5 мәчет  Һәм  шулар каршында 4 мәдрәсә эшли. Авыл помещик Владимир Иванович Мотовилов биләмәләре булып тора. (Википедиядәге әлеге мәгълүматларның  П. Мартыновның 1903 елда басылган «Сембер  өязе авыллары» китабыннан алынган булуы күрсәтелә).

Авылның бүгенгесе

Зур Чынлы авылы җирлеге  район үзәге Иске Чүпрәледән 28 км ераклыкта урнашкан. Авыл 4792 кв.м  мәйданны били. 4534 га сөрүлек җирләре исәпләнә. 2002 елдагы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча авылда 1028 кеше яшәгән. Бүгенгесе көндә аларның саны – 722, шул исәптән  эшкә сәләтле булганнары – 382, мәктәп яшендәгеләр -28.

Авылда 480 балага исәпләнгән урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, почта бүлеге, мәчет, кибетләр бар. “Бикчуров Р.А” крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә.

Зур Чынлы үзендә туып үскән Советлар Союзы Герое Исмәгыйль Кәбир улы Хәкимов, Социалистик Хезмәт Герое Усман Гатаулла улы Алиев, күренекле кешеләре: Ирек Фәхретдинов, Шамил Усманов, Галимҗан Әмирханов һ.б. белән данлы. Шулай ук Рамазанов, Бикчуров, Сабирҗанов, Алимов, Фәтхуллов һәм башка шундыйлардан таралган нәсел вәкилләре дә авылның үз йөзен булдыру, тарихын онытылмаслык итүгә үз өлешен керткән һәм кертә.

Зур Чынлы да заманага яраклашып үзгәрә. Элеккеге олпатлыгы, дәрәҗәсе, административ үзәк булуы аны бүгенге көннәрдә дә аерым бер үзенчәлекле итә. Дөрес, 1980нче еллардан соң булган замана шаукымы – колхозларның таркалуы, яшьләргә эш калмау авылны какшаткан бераз. Халык санының да, ул еллар белән чагыштырганда, кимүе шушы үзгәрешләр нәтиҗәсе. Шуңа да карамастан, республикада гамәлдә булган төрле программаларда катнашу, шушы туфракны үз иткән кешеләрнең авылны яшәтү, яңарту өчен күп көч куюы тормышның һаман да гөрләп торуына, яшьләрнең дә монда калуына, кайберләренең яңадан әйләнеп кайтуына нигез буларак хезмәт итә.

“Бикчуров Р.А.” КФХының авыл өчен булган әһәмияте, сөйләп тормасак та, һәркемгә аңлашыладыр. Шул ук авыл егете, элек елларда “Ирек” колхозын җитәкләгән Равиль Бикчуров, Зур Чынлы территориясендә үз хуҗалыгын булдырып,   авылның социаль-икътисадый  яктан үсешенә зур өлеш кертә. Бердән, үз авылы кешеләрен эшле итсә, мәктәпкә, авыл халкына, аның өлкәннәренә булган ярдәме дә бихисап. Быел исә хуҗалык федераль программага кереп авыл башында гомуми суммасы 44 млн. сумга төшәчәк плотина төзетүне башлап җибәргән. Равиль Бикчуров сүзләренә һәм төзелешнең проект-смета документларына караганда, әлегәчә күрелмәгән төзелеш булачак бу.

– Плотина ике баскычлы, гомумкүләмдә 500 мең куб метр су сыйдырышлы һәм безнең карашка матур да, икътисадый яктан отышлы да булачак, -ди Р. Бикчуров. – Сугарыла торган мәйданнарда (ә алар 350 гектарга якын) киләчәктә яшелчә һәм техник культуралар үстерү белән шөгыльләнәчәкбез.

Плотинага су да яз башкы сулардан, ерганак, чишмәләрдән тупланачак икән.

– Ул сулар кыш карлы килгәндә бөтен үзәнне басып, мәшәкать тудыра иде. Ә хәзер халыкка хезмәт итсен әле менә, -ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Эшләр җайлы барганда, объект быел файдалануга тапшырылачак.

Хыяллар чынга аша

Быел авылда ял паркына да нигез салынган. Хәер, нигезе инде аның легендар рәис Галимҗан Әмирхановның вакытында ук булдырылганлыгы, бу урында күл дә, төрле тамашалар өчен сәхнә дә булганлыгы турында сөйләде безгә авыл башлыгы Фаиль Фәтхуллов.

– Нәкъ шушы урынны чистартып, терттереп, казытып күл ясаткан булган Галимҗан абый. Әмма ул парк инде юкка чыккан иде. Һәм минем дә яшьләргә чыгып утырыр урын булмаганга эч пошып йөри иде. Карыйсың яшьләр кичләрен анда баскан, монда җыелышып гәп кора. Аларга да, өлкәннәргә дә утырып сулыш алу өчен бер урын кирәк иде, -ди авыл башлыгы.

Республикада авылларда парклар ясау программасы гамәлгә куелгач та алар җәһәт кенә шушы паркның сызымнарын сызып, чыгымнарын санап район Башкарма комитетына киләләр. Алары исә республика программасына шушы проектны да тәкъдим итә. Һәм менә авыл үзәгендә, урта мәктәп каршында ял паркы, утырыр урыннары, яктырткычлары, чәчәк клумбалары белән, пәйда булган. Һәм әлеге эшнең дәвамлы булачагына да өметләнә Фаиль Фәтхуллов. Район башлыгы Марат Гафаров та бер килүендә бу урынны бик матур җир, күлен дә яңартырга кирәк, дип дәртләндереп киткән.

–  Авылдан чыккан шәхесләр дә бу эшебезгә ярдәм итсәләр бик әйбәт булыр иде, -диде безгә Ф. Фәтхуллов һәм шундыйларны барлаячаклары турында да белдерде.

Бердәм халык

“Бердәмлек таулар күчерә”, дип тә юкка гына әйтмиләр. Зур Чынлы халкы үзсалым программасына да бердәм кушылган. Үзләре җыйган, шуңа дүрт тапкыр арттырып бирелгән дәүләт акчаларына соңгы елларда авылны сыйфатлы су белән тәэмин итү буенча кайбер эшләр башкарылган һәм акчаларның күп өлеше юллар ясауга тотылган. 70нче елларда “Ирек” колхозы җәйдергән бетон плитәләр вакыт үтү белән кайсы җиргә батып, кайсы күтәрелеп авылның үзәк юлы автомашиналар белән уза алмаслык хәлгә килгән иде. Бу проблема инде авыл җыеннарында да күтәрелде. Быел шушы юлга вак таш түшәп куйганнар да тип-тигез юл барлыкка килгән. Ульян юлыннан авылга керә торган трассаның да шактый өлешендә агымдагы ремонт үткәрелгән.

– Халык белән киңәшеп үзсалым акчасын 18 яшькә җиткән җан башына 500 сум итеп билгеләгән идек. Ул авыл күләмендә 326500 сум җыелды.  Татарстан Республикасы Хөкүмәте 1306 мең сум өстәде. Шуңа К.Маркс, Горький урамнарындагы юлларга – вак таш түшәп, Совет, Калинин, М.Җәлил урамнарында цеолиттан юллар ясалды. Авылга алып керә торган үзәк урам юлының. 1637 метры исә республика программасы һәм район булышлыгы белән төзекләндерелде. Бик яхшы килеп чыкты. Кем белә, язган булса, асфальт та җәелер әле шушы юлга. Ул вакытта тагын да күңелле булачак, -дип үзенең уй-хыяллары белән дә уртаклашты авыл башлыгы.

Гомумән, быел Зур Чынлы-ның үсешенә, яшәешенә капитал салулар 15 млн. сумнан артып киткән. Авыл да, билгеле, яктырып, ямьләнеп калган.

 

Барысы да шундагы кешеләр  өчен

Укучы фикере

Авыл җыенында бер агайның: “Зинһар өчен бер яхшылык эшләгез, авылга керә торган юлны гына булса да рәтләгез инде, дип ялваруы исемнән чыкмый.  – Олы юлдан Зур Чынлы авылына керә торган юл да шәптән түгел, авылга килеп кергәч Совет урамы да хәрәбә хәлендә, салган плитәләр арасыннан су сыгылып тора”, дигән иде ул.

... Күп башлыклар алмашынды. Җыелышларда вәгъдә бирделәр дә оныттылар – бар да искечә калды. Авыл халкы юлсызлыктан иза чигә бирде.

Ә менә соңгы елларда авылыбызга карата игътибар артты. Аллаһы Тәгаләнең ярдәмедер инде, үткән ел дәүләт “Чиста су” программасы буенча, өйләргә зәм-зәм суына тиңләрлек су кертте. Аеруча без, картлар, моңа бик шатландык. Чатнама суыкларда, җил-яңгырда, балчык изә-изә, су ташып гомер буе иза чиктек бит!

Соңгы араларда авыл машина, трактор гөрелтесенә чумды. Төрле эшләрем күп булганга кибеткә баралмыйча тордым. Базарга дип чыккан идем, хәйран калдым. Совет урамы, Ватан урамы кала урамына тиңләрлек булган да куйган! Ул икән район ярдәме белән юл төзү оешмасы безнең иске плитәләр өстенә яңа юл ясап куйганнар, соңгы эшләрен башкарып, су сибеп йөриләр иде. Бабайларга мәчеткә кадәр йөрергә тигез юл булды бит!

Безнең авыл башлыгы Фаиль Җәмил улы Фәтхулловка да рәхмәт әйтерлек. Бар эшкә дә өлгерә, күңел биреп эшли, белемле, сәләтле.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылар алдыннан мәдәният йорты каршында яңа обелиск эшләделәр. Ул бик матур итеп ясалды, авылның үзәгендә нур сибеп утыра. Шау чәчәк эчендә утыручы әлеге обелиск янына килгәч югалткан туганнарың белән очрашкан кебек буласың.

Авыл үзәгендә парк электән бар иде, Әмма вакытлар үтү белән тоткан рәшәткәләре юкка чыкты, утырткан каеннары сирәгәйде. Аның урынын да яңартып, төзекләндереп, тротуарлар ясаганнар. Мәктәп каршында гына булган әлеге яңарган парк авылыбызны ямьләндереп җибәрүе өстенә, укучыларга да эстетик тәрбия бирү юнәлешендә хезмәт итәчәк, дип уйлыйм. Билгеле, бу фикерләр, бер минеке генә дә түгел. Авылында уңай якка үзгәреш булганда кемнең дә күңеле дә күтәрелә, яшәүгә, тормышка мәхәббәте дә арта.

Әмма бер нәрсә дә, шулай ук, ясаган әйбер дә мәңгелек була алмый. Барысы да үзебездән тора. Юлларны бозмау, аларны карап тору, утырткан гөлләрнең чәчәкләрен өзмичә, агачларны сындырмыйча, һәрнәрсәгә сакчыл карау да үзебездән тора. Шуны аңлап кына булса да үз авылыбызның үсешенә, табигатенең гүзәллегенә үз өлешебезне кертсәк иде.

Барис Сабирҗанов, Татарстанның атказанган укытучысы, мәгариф ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев