Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Зур Аксу авылында яшәүче Вера Храмованың 90 яшенә балалары 91 роза бүләк иттеләр

Зур Аксу авылында яшәүче Вера Афанасьевна Храмова да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов килде. Ул РФ Президентының котлавын һәм район башлыгыннан бүләк тапшырды.
Вера Афанасьевнаның бөтен гомере Зур Аксу авылы белән бәйләнгән. Шунда туган, шунда үскән ул. Сугыш чорындагы хезмәте колхоз кырында уза. Шулай ук, аларны Горький өлкәсенә окоп казырга җибәрәләр.
-Бер кеше 10 метр киңлектә, 2,5 метр тирәнлектә җир казырга тиеш иде. Бубер смена өчен һәркемгә эш нормасы иде,-ди ул елларны сагынп Вера Афанасьевна.
Тормыш иптәше Василий белән алар 61 ел тату гомер кичерәләр, 8 балага гомер бирәләр. Шуларның иң кечесе Алексей йортын әти-әнисе янәшәсендә генә сала. Бүген ул авыл җирлеге вазифасын башкара. 
Вера афанасьевна исә олыгайган көнендә улларында тора башлаган. Шулай да язгы, җәйге көннәрдә янәшәдә генә үз йортына да чыгып тора. 
Юбилярның 14 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Олы гаилә бәйрәмнәрдә, ялларда бергә җыела. Ә яраткан әниләренең, әбиләренең туган көненә алар 91 ак һәм кызыл розадан торган зур букет бүләк иткәннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев