Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Үзмәшгульләргә ташламалы микрозаймнар бирелә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан һөнәри керемгә салым түләүчеләргә ярдәм итү өчен эшләнгән «Үзмәшгульләр» микрофинанс продуктына гаризалар кабул ителә башлады.

Татарстанның үзмәшгульлек үзәкләре саны ике ел эчендә 100 меңгә якын кешегә җиткән. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан үзмәшгуль гражданнар өчен махсус салым системасын кертү буенча илнең дүрт пилот субъектыннан берсе булды. Режим ярдәмендә республика халкы үзләре өчен минималь чыгымнар белән эшмәкәрлек эшчәнлеген легальләштерә алды.

Продукт шартлары нигезендә, микрозаймны шәхси эшмәкәрләр булмаган һәм махсус салым режимын кулланучы физик затлар – «Һөнәри керемгә салым» түләүчеләр алырга мөмкин. Шул ук вакытта үзмәшгульлек статусы теркәлгәнгә 6 айдан да ким булмаска тиеш  һәм бизнесы Татарстан территориясендә алып барылырга, кредитны түләп бетергәче бурычка алучының яше 65 яшьтән артмаска тиеш.

Микрозаймны  6% белән 500 мең сумга кадәр алу мөмкин булачак, заем 3 айдан алып 24 айга кадәр бирелә. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Гарантия фонды микрозайм суммасының 50% ына кадәр поручительлек итә.

Реклама

Микрозаймга гаризаларны 1 декабрьдән ТР Икътисад министрлыгына караган «Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды» кабул итә. Гаризаны шулай ук «Бизнес өчен КФҮ» аша яисә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә диярлек тәкъдим ителгән эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләренә дә бирергә мөмкин.

Тулырак мәгълүмат  8 (843) 524-90-90 телефоны буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X